Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Укуда да сынатмыйлар, эштә дә бер дигәннәр!

Күпләребез хәзер яшьләрдән зарланабыз, алар эш белми, олыларны хөрмәт итми, тормышны күз алдына китермиләр, дөнья боларга калса, ничек яшәрләр дигән фикерләрне даими алга сөрәбез. Әмма бүгенге көн яшьләре турында без үзебез белеп бетермибез бугай, нәтиҗәдә аларныӊ нәрсәгә сәләтле булуларын күзалламыйбыз.

Нәкъ менә шул мәсьәлә буенча «Якты юл» күмәк хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов белән сөйләшкәндә, ул җитди генә, бу фикерләрне яшьләрне белмәгән кеше әйтә, моныӊ өчен хезмәтне үз иткән, аныӊ аша чыныккан яшьләр белән аралашырга кирәк дип әйткән иде. Җитәкченеӊ үсеп килүче буынга югары бәя бирүе Куныр урта мәктәбендәге «Белем бәйрәме»ндә ачык күренде, бу турыда язып та чыккан идек. Җәйге чорда үз җирлегендә, күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган укучы балаларга бүләк тапшырганда, ул һәрберсенеӊ ничәнче сыйныфтан хезмәт юлын башлаганын, ничек тырышып эшләвен бәйнә-бәйнә җиткерде. Мактау сүзләре бигрәк тә Аяз Закиров һәм Раушан Закиров тарафына мул әйтелде. 9 сыйныф укучысы, Шода егете Аяз бу урып-җыю чорында әтисе Наил белән «Енисей» комбайнында эшләде. Кызганыч, без кырда вакытта аны фотога төшерә алмадык. Ә менә икенче макталган егет - 8 сыйныф укучысы Раушан белән, хуҗалыкныӊ иӊ ерак басуында әтисе Рөстәм белән «ДОН-1500» комбайнында арпа суккан вакытта очрашырга насыйп булды. Зурлар кебек фикер йөртүче, нык куллы егетне (аны малай дип әйтеп булмый) беренче күрүдә үк үз итәсеӊ. Ачык күӊелле Раушаннан киләчәктә чын кеше чыгар, чөнки хезмәтне белгән кеше тормышта үзенә һәрчак юл яра.
Куныр амбар хуҗалыгын 17 ел җитәкләүче Фәрит Бариев белән очрашкан вакытта ул да сүзен яшьләрдән башлады. «Быел ике егет - Хәлил Идрисов һәм Ислам Сөләйманов, чын мәгънәсендә уӊ кулым булдылар.

Нинди генә эш кушма, аны җиренә җиткереп, икенче тапкыр эшләмәслек итеп башкардылар. Ашлыкны эшкәртүдә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен аларныӊ бер тәүлеккә икешәр смена эшләгән вакытлары күп булды», ди. Бу очрашу амбарда сентябрь башында кичке 7ләр тирәсендә булды. Ул көнне дә Хәлил белән Ислам инде икенче сменага эшкә килгәннәр иде. Хәлил Нормада, профлицейда белем ала, ә Ислам - Куныр мәктәбенеӊ чыгарылыш сыйныф укучысы. Икесе дә спортчы егетләр, мәктәп командасы составында республика чемпионнары да булганнар. Менә шундый хезмәтне яраткан, спортны үз иткән егетләребез булганда киләчәк кем кулына калыр икән дип борчылырга ярамый.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: