Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ул ярдәм кирәк иде һәм вакытында булды»

Ямьле көннәрне заяга уздырмады авыл хезмәтчәне, басулардагы икенче икмәкне әбиләр чуагы барган көннәрдә җыеп алды.

Хәер, бәрәңге бездә хәзер ике хуҗалыкта гына игелә - Тимирязев исемендәге һәм «Татарстан» җәмгыятьләрендә. Бәрәңгене күп гектарларда утырткан «Татарстан» җәмгыятенә ярдәмгә район хакимиятенең бүлек хезмәткәрләре дә килде, спорт, мәдәният, мәдәният хезмәткәрләре булышлыгы белән бәрәңгенең кул хезмәте белән ала торган мәйданнарын тиз арада төгәлли алдылар. Хәзер исә комбайн белән ала торганнары гына калды. «Ул ярдәм кирәк иде һәм вакытында булды», диде дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Рамил Нотфуллин районда икенче икмәкнең вакытында җыйнап алынуына канәгатьлек белдереп. Ә бәрәңге игүче җәмгыятьләр исә ярдәмгә килгән һәркемгә рәхмәтле булып, һәрберсенә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калды. Матур көнне бергәләшеп, күңелле итеп бәрәңге җыю - физик эш белән шөгыльләнү күңелләргә хуш килә торган хезмәтләрнең берсе шул ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы бәрәңге казу көз