Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Улисьял фермасында һәр хезмәткәр мактауга лаек (+фоторепортаж)

Улисьял фермасында тәүлегенә 6575 кг сөт савылып, шуның 5600е дәүләткә сатыла.

Редакциябезнең иҗат коллективы “Активист” җәмгыятендә булып, биредә эш торышы белән танышты.

– Улисьял фермасы алдынгылар рәтендә. Биредә һәр хезмәткәр мактауга лаек. Эшчәнлекләре белән танышкач, моның шулай икәненә үзегез дә ышанырсыз, – диделәр җәмгыять бухгалтериясендә.

Ферма мөдире Фәрит Җәләев безне үзе каршы алды. Башкарылган ремонт эшләре, төзелешләр турында тәфсилләп сөйләде мөдир. Мактаулы терлекчеләр хакында бик күп җылы сүзләр ишеттек.

Владимир Семенов җитәкчелек иткән чорда башлангыч алган төзелеш эшләре яңа рәис Рафил Зәкиев килгәч киң колач ала. Иң элек бозаулату абзары төзиләр һәм барлык бозаулыйсы сыерларны бирегә җыялар. Сыерлар саны күп булу сәбәпле, әлеге абзарны икенче елны зурайталар.

– Бозаулыйсы сыерларның бер урында гына булуы мөһим. Бу авыруны ачыклау, аны дәвалау өчен бик уңайлы, – ди мөдир.

Әлеге ферма янәшәсендә яңа туган бозауларныкын төзегәннәр. Ике айдан соң үгезләрне исә Дорга фермасына күчерәләр икән.

Төзелеш белән бергә элеккеләрен төзекләндерү эшләре дә параллель барган. “Уңайлыклар күзгә күренеп арта. Якты, зур фермаларда эшләве дә рәхәт”, ди кызлар.

200 башка исәпләнгән сыерлар фермасында эшләүче Валентина Изергина, Светлана Кугергина, пенсия яшендә булса да, яшьләргә биргесез Людмила Анеева, Юлия Иванова, Нина Дмитриева, Серафима Кугергина, Жанна Андреева, Аля Кондратьева коллектив алдынгылары.

100 башлык таналар абзарында эшләүче килендәшләр Рита һәм Зина Федороваларның да күрсәткечләре яхшы, башкалар өчен үрнәк, диделәр алар хакында.

Бозаулар тәрбияләүче Наташа Шубникова белән Валентина Кугергиналар хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел.

100 башка исәпләнгән абзарда Лидия Дмитриева, Таня Изергина һәм Светлана Емельянова сыерлар сава. Өчесе дә бик тырышлар.

Яңа бозаулату бүлегендә озак еллар эшләүче Елена Иванова, Людмила Данилова һәм Олег Изергиннар хезмәте дә бары мактап телгә алынды.

140 баш бозау тәрбияләүче Елена Аркадьевна Иванова һәм Люция Соловьеваларның хезмәте дә җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнде.

Эльвира Васильева белән Людмила Изергина таналар тәрбияли. Алар исәбендә 200дән артык тана. Эльвира да, Людмила да тырыш, үз эшләрен җиренә җиткереп башкара торган кызлар.

– Бүгенге көндә таналар абзары яңартылып килә. Киләчәктә таналар да безнең фермада гына булачак. Монда каплатып әзер сыерларны озата торган булабыз, –  диде мөдир.

Үз эшләренең осталары булган азык кертүчеләр – бертуган Вячеслав һәм Радик Кугергиннар, теш чыкканнан бирле фермада булган лаборант Нина Васильева, элек ветфельдшер вазифасын башкарган, бүгенге көндә әлеге хезмәтенә өстәп орлыкландыру технологы да булып эшләүче Людмила Максютова, сыер савучы кызларны алыштыручы Римма Низамова коллективның алдынгы урыннарда баруына зур өлеш кертә. Коллективның уңышларында ферма мөдире Фәрит Җәләевның тырыш хезмәте дә зур урын алып тора. Армиядән кайтканнан шофер булып эшләгән Фәрит әфәндене 2006 елда ферма мөдире итеп билгелиләр. Ул Антонида Дмитриева, соңрак Роза Федорова җитәкләгән коллективны кабул итеп ала. Ул көннәрдән инде ике дистәгә якын вакыт узган. Бары максатлар гына үзгәрешсез калган. Тырыш хезмәт нәтиҗәсез булмый ди, Фәрит әфәнде. Чыннан да, эш урынында да, тормышында да ирешелгән уңышлары бары тырыш хезмәт белән булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев