Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уннан бере аларныкы

–Кырларга чыксаң, күңел үзгәреп кайта. Язын басуларда күп хезмәт куелды, үзебездән торганның барысын да эшләдек, – ди Айнур Рамилевич.

Район, республика җитәкчелеге компьютерлаштырылган азык цехлары, азык әзерләү үзәкләре, заманча комплекслар инде көн таләбе, көн ихтыяҗы дигән таләп куйса да, төрле субсидияләр белән ярдәмнәр булса да, мондый колачлы төзелешләргә тотыну зур тәвәккәллек, кыюлык сорый. Шөкер, районда мондый комплекслар саны арта. «Смәел», «Кызыл юл»дан соң районда өченче булып төзелгән «Татарстан» хуҗалыгының сөтчелек комплексы эшли башлаганга ярты ел вакыт үтте. Беренче нәтиҗәләр нинди, плюсләр күбрәкме, минуслармы? Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин белән әнә шул хакта сөйләштек. Әмма әңгәмәбезне бүгенге вәзгыять – борчуга салган корылык белән башлап киттек.

–Кырларга чыксаң, күңел үзгәреп кайта. Язын басуларда күп хезмәт куелды, үзебездән торганның барысын да эшләдек, – ди Айнур Рамилевич. – Көздән дым булмады, иртә катырды, кар соң төште, туң көчле булу сәбәпле, кар сулары да җиргә артык сеңә алмады... – менә шулар бөтенесе бүген кырларда чагыла инде. Юкса, барлык культуралар да бик матур булып тишелеп чыгып, үсеп киткән иде. Соңлап чәчелгән 170 гектар мәйдандагы рапс кына – аны без махсус корткычлардан саклау өчен соңрак чәчәбез – тишелә алмыйча утыра. Инде печән җирләрендә дә йодрык сыярлык ярыклар барлыкка килде. Бөтенесенә шифалы яңгыр кирәк.

–Печән җирләре турында сүз чыккан икән, беренче кат уңышлар көткәннән шактый ким булса да, сез районда беренчеләрдән булып хуҗалыкта эшләүчеләргә печән кайтарып бирдегез инде.
–Бездә күптән шулай гадәтләнгән: иң элек, иң әйбәт печән эшләүчеләргә бирелә. Ел нинди генә килсә дә, бу гадәтне бозмаска тырышабыз: бер эшләүчегә өчәр зур рулон исәбеннән печән кайтарылды. Хезмәт көне азрак булганнарга исә икешәр рулон бирдек.

–2010 елгы хәл кабатланыр дип шикләнмисезме?
–Ул дәрәҗәдә булыр дип уйламыйм. Ни дисәң дә, бездә, мәсәлән, алдагы елдан калган бер еллык сенаж запасы бар. Үткән елның уңышлы килүе, мөмкинлек бар чакта үзебез дә күбрәк запасланыйк дип эшләү нәтиҗәсе бу. 11 мең тонна сенаж, 12 мең тонна үткән елгы кукуруз силосы бар иде, яңа уңыштан 4 мең тоннага якын сенаж сала алдык.

–Яңа комплексның эшли башлавына ярты ел булды. Беренче нәтиҗәләр нинди?
–Районда җитештерелә торган көндәлек 300 тонна сөтнең ун процентыннан артыграгы безнеке. Бу сан үзе генә дә күпне сөйли дип уйлыйм. Алдагы елдан 5-6 тоннага артык бу. Комплексның файдасы шушы эсселәрдә бигрәк тә күренде: элекке абзарларда шул сәбәпле сөт кимеп китсә дә, яңа комплекстагы сыерлар бирешмәде, чөнки анда бөтен җирдә вентиляция, савым залына кергәндә әле душ аша да үтәләр. Шушы көннәрдә чыгу  өлешендә дә шундый душ монтажладык. Болар проектта юк иде, үзебез өстәдек. Карусель өлешенә дә, миллион сум торса да, өстәмә җайланма куйдык. Ул һәрбер сыерның сөтендәге майлылылыгын, аксымын ачыклый, бу мәгълүматлар компьютерга китә – мал табибларына сигнал була инде бу. Аның үзенең үлчәве бар, сыерлар шул үлчәү аша чыга: ябыга башлаган икән, компьютерга шулай ук сигнал килә. Сыерларның аякларына датчик куелган – алар исә каплату өчен иң оптималь срокларны шулай ук компьютерга «әйтә». Махсус «капка» исә, чыкканда андый сыерларны аерып калдыра. Мондый җайланмалар өчен акча жәлли торган заман түгел, без җиһаз-җайланмаларның иң көчлесен, уңайлысын сайларга тырыштык. Алар белгечләргә эшне дә җиңеләйтә, нәтиҗәлелекне дә арттыра. Мондый комплексларны гел-гел төземисең бит, шуңа күрә, мөмкин кадәр алдагы елларда да заманча булып калырлык булсын дибез. Комплексларны төзүнең максаты да бит эшләүчеләргә, терлекләргә уңайлы мохит тудыру, сыйфатлы мул продукция җитештереп, кыйммәткәрәк сату, кул хезмәтен киметү иде. Сөтнең сыйфатына плюсләре дә бик күп. Азык үзәгенең өстенлекләре, файдалары турында да күп сөйләп булыр иде. Миңа калса, шуны әйтү дә җитә: бу үзәк 20 процент азыкка экономия ясарга мөмкинлек бирде.

–Төзелешнең ниндие дә тәвәккәллек сорый... Ниятләү бер нәрсә, бүгенге заманда тормышка ашыру, башкарып чыгу җиңелләрдән түгел...
–Нәкъ шулай. Смәелдәге комплексны күргәч үк күңелгә шундый уй кергән иде инде. Күп өйрәндек, чагыштырдык. Күрше Кукмара районына, Ленинград өлкәсенә, Воронежга да бардык. Барган-күргәннәр арасында безгә иң кулае дип Воронеждагы комплексны сайладык. Бер түбә астында 800 башлык комплекс, 60 урынлы карусель булуы безгә бик ошады. Әле шунда ук ике ашату урыны (русча кормовой стол дип йөртелә) да бар. 2017 елда, урын сайлап, җир документларын рәсмиләштердек. 2018 елда фундамент салынды. Без бу төзелеш артыннан йөри башлаганнан соң сөткә бәяләр төште, доллар «сикерде»...

–Шул чакта ник башладык икән дидегезме?
–Ул чакта да, аннан соң да килде андый уйлар. Әмма инде, бер башлагач, чигенеп булмый, артка юл юк дидек тә дәвам иттек. 2019 елда азык үзәге төзелеп бетте. 65 миллионга төшкән әлеге төзелешнең 41 миллионы Израильдән кайткан җиһазлар булса, калган 24 миллионына төзелеш эшләре һәм өч сенаж-силос траншеясы төзелде. 2020 елда исә саву залы белән 800 башлык төп корпус төзелде. Комплексның гомуми бәясе 390 миллион сум булды. Бу бәягә юллар да керә. 125 миллионы үз акчабызга эшләнде, калганын банктан кредит алдык. Хәзер икенче 800 башлык корпус төзелешенә тотындык. Анысын үз акчабызга эшләячәкбез. Шушы көннәрдә генә төзүчеләр белән җыелып сөйләштек, аларга 30 сентябрьгә терлек кертерлек итеп эш оештыру бурычы куелды.

–Тагын 800 башка исәп-ләнгәнне төзибез дисез, аларны бит терлек белән тутырасы да бар.
–Берничә ел алдан чарасын күрдек дисәм дә алдау булмас. Бер ел ярым элек Даниядән 100 баш нәселле буаз таналар, аңа кадәр үк инде Кировтан 300 буаз тана кайтарткан идек, үткән елның ноябрендә яңадан Даниядән 204 баш тана кайтарттык. Дания сыерлары аеруча сөендерә: бозаулаганнан икенче сөт ташлаганчы алар, мәсәлән, үткән ел бер сыерга уртача 10 мең 500 литр сөт бирде. Баш санын арттыру дигәннән, без бит махсус 300 баш тананы тана бозау гына китерә торган аерым селекция токымын алган идек. Алардан 1-2 процент кына үгез бозау туарга мөмкин. Каплаткан чакта да тана бозаулар юнәлешендәге орлыклар белән эшлибез, шул сәбәпле, үзебезнең көтүне яңартып, үстереп барабыз. Азык белән дә проблема булмас дип ышанабыз. Мөмкин булган кадәр арендага алып, җир мәйданнарын арттырырга тырышабыз. Үткән бер ел дәвамында, мәсәлән, Киров өлкәсенең безгә якын өлешендә, пайчылар белән сөйләшеп, 500 гектар мәйданны арендага алдык.

–Терлекчелек белән игенчелек бер-берсе белән шулкадәр бәйләнгән. Игенчелектә уңышлар булмаса, терлекчелектән нәтиҗә көтеп булмый. Шул ук вакытта сөт ел әйләнәсе табыш чыганагы. Игенчелектәге, гомумән, хуҗалык базасын ныгытуда төп акча чыганагы...

–Сөткә бәяләрнең тотрыклы торуы да роль уйный монда. Соңгы елларда техникалар паркын яңартуга гына түгел, яшьләр дә кызыксынып эшләрлек, уңайлы чит ил техникаларын арттыруга өстенлек бирәбез. Быел 4.5 миллион сумлык бер азык тарату тракторы алган идек инде, яңа уракка 20 миллион сумлык «Класс-Тукано» комбайны кайтканын көтәбез, акчасы түләнгән. Яшьләрнең бит хәзер «МТЗ-82» кебек тракторларга утырасы килми, гаепләп әйтүем түгел, заманы башка. Шуңа да тәгәрмәчле тракторларда, комбайннарда эшләүче егетләребезне хуҗалык өчен бик кадерле кешеләр дип саныйм, бик булдыклы, тырыш егетләр. Гомумән, игенче-терлекчеләребезгә, белгечләргә рәхмәттән башка сүз юк.

–Уракка да ерак калмый инде...
–Аңа әзерлекне дә күптән башладык. Иң зур яңалык – ындыр табагында МИГ-30 дигән 16 миллион сумлык киптергеч-сушилка төзелә. Бер сәгатьтә 30 тонна ашлыкны киптерә алучы мондый җайланма бик кирәк иде инде. Куәте, җитештерүчәнлеге бик югары: моңа кадәр эшләп килүче барлык киптергечләрнең гомуми күләменнән ике тапкырга артыграк эшләргә сәләтле. Билгеле, элеккеләрен дә эшлә-тәчәкбез.
–Шифалы яңгырлар вакытында явып, куелган хезмәтләр җилгә очмасын дип теләргә генә кала.

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән өсте терлек азыгы хәзерләү