Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак җитә, «кыр кораблары» инде әзер

Авыл хуҗалыгы тармагында иң кызу чор җитте. Уракка да озак калмады һәм әлеге чор якынлашуны комбайннар парады искәртә. Бу атнада районыбызның 6 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Елдагыча старт «Алга», «Игенче», «Сорнай» хуҗалыкларыннан бирелде.

Парадның икенче көнендә «Маяк» җәмгыяте территориясендә дүрт хуҗалык комбайннары җыелган иде. Хуҗалар үзләре, «Борнак», «Смәел» һәм «Яңа тормыш» җәмгыятьләре. Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде. Мөһим компания алдыннан механизаторлар белән аралашу-сөйләшү дә үткәрелде.

Районның баш агрономы Ирек Галимов комбайннар парадында беренче тапкыр бутый киеп йөрибез, узган ел бу вакытта сугарга керешкән идек бит инде, дип башлады сүзен. – Моннан берничә еллар элек кенә басу-кырларга йөзләгән комбайннар чыга иде, быел 75 комбайн уракта катнашачак. Тулаем җыеп алынасы мәйданнар 30 мең 600 гектарны тәшкил итә. Җыеп алынасы мәйданнарны бер комбайнга бүлеп караганда иң күбе «Якты юл» хуҗалыгында чыга – бер «кыр корабы»на 514 гектар җир туры килә. Быелгы уракка 5 августтан да иртә кереп китеп булмас әле. Алай да ел дымлы булачак, егылган басулар да бик күп. Комбайнчыларны гомер-гомергә кызу йөрисең дип шелтәлибез бит инде, быел тизлекне киметсәк, уңышсыз калырга мөмкинбез, кызу йөрсәләр бөртекләрнең артка чыгуы артырга мөмкин, шуңа да алтын урталыкны табарга кирәк булачак, – диде Ирек Галимов.

Районыбыздагы барлык авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү үткәреп торучы ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов комбайннарның әзерлегенә бәя биреп, елдан-ел комбайннар яңартылып тору һәм комбайнчылар техникаларын тулы әзерлектә алып килү сәбәпле техник күзәтү үткәргән вакытта зур кимчелекләр белән очрашмыйбыз. Лампочкалар эшләмәү кебек урында хәл ителә торган кимчелекләр генә очрый, ансын инде комбайнчы шунда ук ясап та куя. Урак чорында басуда янгын сүндерү машинасы һәм сука таккан трактор да булырга тиешлеге дә онытылмасын иде, дип белдерде.

– Быел районга ике яңа комбайн кайтты. Берсе – «Маяк», икенчесе «Яңа тормыш» җәмгыятенә. «Яңа тормыш»ларны аерып та әйтәсем килә, аларның комбайнында двигательгә сфера дип атала торган янгын сүндергеч җиһаз урнаштырылган. Двигательдә ялкын барлыкка килсә, автомат рәвештә шуны сүндерә торган система ул. Шулай ук камера куелган, комбайнчыга экраннан двигатель ялт итеп күренеп тора. Беренчедән, бу комбайнчыга тыныч күңел белән эшләргә мөмкинлек бирә, икенчедән, комбайнны сакларга да бик шәп әйбер. Шуны да искәртеп үтәсе килә, быелдан яңа закон үз көченә керде. Әгәр дә хуҗалык объектында, булсын ул басу, я техника, я ындыр табагы янгын чыга икән һәм анда янгын сүндерү машинасы килә икән, әлеге хуҗалык еллык ала торган субсидияләрдән төшеп калачак, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ришат Нуриев.

Комбайнчыларга каралган түләүләр буенча «Маяк» хуҗалыгының баш икътисадчысы Радик Вәлиев чыгыш ясап үтте: «Үткән елга караганда безнең хуҗалыкта 10 процентка түләү арттырылды һәм инде һәрбер төр эшләргә аерым расценка эшләнеп, комбайнчыларга папка белән тапшырылды. Мәсәлән, 1 центнерга 10 сум түләнә, комбайнчы 40 тонна суга икән, 4000 сум була. Ләкин сыйфат комиссиясе әлеге игенченең эшендә гаеп таба икән, шушы акчаның 70 проценты гына түләнәчәк».

Әлеге сөйләшүне дәвам итеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин ел саен район башлыгы тарафыннан да комбайнчыларга төрле кызыксындыру чаралары каралуны ассызыклап китте. – Бу юнәлеш өчен быел 410 мең сумнан артык акча бүленде. 5 атна дәвамында атна саен иң алдынгы игенче билгеләнеп, аңа вымпел һәм 4000 сум акча тапшырылачак. Моннан тыш та игенчеләргә дә, ашлык ташый торган шофер-механизаторларга да кызыксындыру чаралары бар. Быел, Аллаһка шөкер, уңыш бар. Аны югалтуларсыз җыеп алу комбайннарның әзерлегеннән һәм комбайнчының осталыгыннан торганын онытмыйча, быелгы уракны исән-имин эшләп чыгарга язсын, – дип теләкләрен ирештерде Фирдәвес Рафаилович.

– Барыгыз да күреп торасыз быелгы елның ничек килгәнен. Рекордлы уңыш җыеп алырбыз дип ышанабыз. Ә аның өчен иң беренче чиратта техниканың төзек булуы кирәк. Күпчелегегез шушы уңыш үссенгә зур өлеш керткән егетләр, шуңа да уңышны җыеп алу эшенә җитди карарсыз дип ышанам. Шул ук вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмау да сорала. Хезмәтегезгә карата кызыксындыру чаралары да булачак, бу да инде тырышып эшләү өчен өстәмә стимул булыр дип ышанам. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, дип район башлыгы Рамил Нотфуллин игенчеләргә изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады урак җитә