Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте яӊадан башлана. Кайда? (+фото)

Кукурузны орлыкка суга башлаганнар, дигән хәбәр алынуга районыбызныӊ төньягында урнашкан хуҗалыкларныӊ берсе – «Кызыл юл»га юл тоттык.

Дөрестән дә, Нөнәгәр белән Чутай арасындагы басуда гөрләтеп ике комбайн эшли. Вак-төяк ремонт вакытына туры килеп, «ДОН-1500» комбайны янына туктадык. Җәйге урып-җыю вакытындагы очраган таныш йөзләр икән: Рәфыйк Галиев үзенеӊ ярдәмчесе Айдар Гайфетдинов белән яӊадан «кыр кораб»ын кабызып, кукуруз сугарга чыкканнар. Кәефләре дә күтәренке, кичә 5 гектар җирдә сугып караган идек, анысы да 20 тонна булган, бүген инде чып-чынлап тотындык, бездә әле урак өсте яӊадан башлана, диләр алар. Аларга ярдәмгә район «Агрохимсервис» җәмгыяте комбанчылары Фаяз Әпсәләмов һәм Раузит кушылган. Ике комбайнга өч машина куелган, шоферлар Раиф Нургалиев, Илфат Нургалиев Дамир Йосыпов «КамАЗ» машиналары белән орлыкны нәкъ урак өстендәге кебек өлгер генә ташып торалар.

Автор фотолары

Язманың дәвамы белән "Хезмәт" газетасында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызыл юл