Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак тәмамлана. Чәчү башлана

Районыбызда 90 процент мәйданда бөртеклеләр җыйнап алынды

Һәр гектардан уртача уңыш – 20 центнер. «Куелган хезмәтебезчә түгел, әмма, нишлисең, булганына шөкер итәргә туры килә», – ди игенчеләр.

– Шунысы сөендерә: кырда эшләүчеләребез булган ашлыкның бөртеген дә югалтмаска тырышып, намус белән эшләде. Рәхмәттән башка сүз юк аларга! Җитәкче-белгечләребез дә эшне тиешенчә оештырды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

– Иң беренчеләрдән булып бөртекле-кузаклы култураларны җыюны «Борнак», «Алга», «Кама», «Бөрбаш», «Кызыл юл», Тимирязев исемендәге хуҗалыклар тәмамлады. Калган хуҗалыкларда да эш соңгы гектарларда бара. Басу-кырларыбызда саламнарны җыйнап алу, җир әзерләү дәвам итә. Шушы көннәрдә көзге чәчүгә дә старт бирелә. Район хуҗалыкларына аны кыска срокларда – 20 августта башлап, 1 сентябрьдә тәмамлау бурычы куелды.

Рәсемдә: беренчеләрдән булып уракка төшкән, аны уңышлы тәмамлаган, кырлардан чагыштырмача зур уңыш җыйнап алган Тимирязев исемендәге хуҗалык комбайнчылары. Район күләмендә елның-елында лидерлыкны бирмәгән комбайнчылары белән макталган хуҗалыкта быел да әлеге традициягә тугры калдылар. Нурсил Мәннанов (сулдан алтынчы) ике тапкыр район башлыгы вымпелына лаек булды.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте көзге чәчү