Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракны төгәлләү турында фаразлар чынга ашсын!

Дүшәмбе көнне «Кызыл юл» белән «Игенче»дә көзге бодайны, «Маяк», «Смәел» һәм «Дуслык»та арышны турыдан урып суктыруга керештеләр. Амбарларга 467 тонна беренче ашлык кайтты. Хәерле сәгатьтә, игенче!

Быел районнан читтә игелгәннәрен дә кертеп, 37467 гектарда бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларны җыеп аласы бар. Бу эшкә райондагы 20 авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 99 комбайн әзерләнде. Егәрлекләре буенча уртача 79,6 шартлы комбайн дигән сүз. Аларның һәркайсына 446шар гектар басу туры килә. Комбайннар норманы үтәп барганда көн саен 1102 гектар иген суктырып алыначак. Бу һава торышы әйбәт торганда уракны 34 көндә тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре суктыручы комбайннарны барлап, кайсы хуҗалыкның уракны ничә көндә тәмамлау мөмкинлеген фаразлады. Һава торышы комачауламаса, уракны башлап «Алга» төгәлләргә тиеш. Саннарның беренчесе - суктыруда эшләячәк комбайннар, икенчесе - бер шартлы комбайнга туры килгән суктырыласы игеннәр мәйданы, өченчесе - барлык комбайннарның тәүлеклек җитештерүчәнлеге (гектарларда), дүртенчесе - уракны төгәлләү өчен кирәкле көннәр:
Алга
7
317
64
23
Тукай_исем.
5
398
49
28
Смәел
4
391
38
28
Татарстан
6
419
76
30
Маяк
5
415
59
30
Кама
6
413
65
30
Арбор
5
415
43
30
Дуслык
7
439
74
31
Игенче
8
465
87
33
Активист
4
477
45
34
Труд
4
481
48
34
Уңыш
3
469
32
34

Бу хуҗалыкларда комбайнчыларга тиешле эшшартлары тудырганда урып-җыюны үзләрендә булган көч белән бер ай эчендә тәмамлау мөмкинлеге зур. Әмма түбәндәге хуҗалыкларга моның өчен аеруча нык тырышырга туры киләчәк. Бер шартлы комбайнга туры килгән мәйдан шактый зур.
Кызыл юл
6
487
67
35
Яңа тормыш
6
493
70
35
Тимирязев_исем.
4
503
66
36
Якты юл
4
516
45
37
Сорнай
4
564
61
40
Борнак
3
616
25
44
Сосна
5
612
60
44
Бөрбаш
3
644
40
46

Идарә каршында оештырылган белгечләрдән торган комиссия һәр комбайнны эш барышында тикшереп, уракка хәзерлеген бәяләде. Тулаем алганда, урып-җыюга алар барысы да әзер дип билгеләнде. Бөртек ага торганнары күрсәтелеп, җитешсезлекләр урында ук бетерелде. Комиссия хуҗалыклардагы комбайннарның искерә баруына борчылу белдерде. Кыр корабларының 65 проценты 5-10 елдан да күп эшләгән. Аларның еш ватылулары, егәрлекләре ягыннан хәзерге заман техникасыннан нык калышулары эшне алга җибәрми. Быел районга 6 яңа комбайн кайтуы «Труд», «Активист», «Якты юл», «Кама», «Дуслык» хуҗалыкларында хәлне шактый яхшыртты. «Кама»да хәтта берьюлы ике комбайн алдылар. Яңа дип искесен дә бетереп ташларга ярамыйдыр. Әнә, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта Фәнил Хәкимҗанов районга иң беренче кайткан 1989нчы елгы «Дон»ны тагын уракка әзерләде. Һәм әйтергә кирәк, узган ел да аның белән район күләмендә яхшы нәтиҗә күрсәткән иде.

Игенче механизаторларыбыз уракка алдан аяк киенеп яхшы хәзерлек белән килделәр. Ул урак вакытында үзен күрсәтер, игеннәр югалтуларсыз җыеп алыныр дип әйтергә тулы ышаныч бар. Һәм менә районның кайбер хуҗалыкларында уракның беренче көннәре матур гына башланып та китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250