Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» хуҗалыгының сыер савучысы Лилия Төхвәтуллина Германиядә стажировка үтү өчен юллама белән бүләкләнә

Күптән түгел Көшкәтбаш авылы кызы, «Уңыш» хуҗалыгының сыер савучысы Лилия Төхвәтуллина ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 18-35 яшьлекләр арасында үткәргән һөнәри осталык бәйгесендә «Иң яхшы сыер савучы» номинациясендә беренче урынны яулап, Балтачыбыз данын яклап кайтты.

Аның белән якыннанрак танышу исәбе белән Көшкәтбаш авылына юл алдым. Ачык капкадан ишегалдына үтүгә, өйдән яңа пешкән ипи исе бөркелде. Кибет киштәләрен тутырып төрледән-төрле ипи-күмәчләр сатылган заманда да төп нигезнең җылысын саклап, өйгә хуш исләр таратып ипи пешерү - бу инде киленнең уңганлыгына, яшәешнең барлыгына зур дәлил. Әнә мәктәптән кайтып кергән уллары Айнур белән Айназ да әниләренең кетердәп торган кайнар икмәктән өлеш чыгаруларын көтеп тора, кайнанасы Гадилә белән кунакка килгән әнисе Сәвия дә - ике кодагый чөкердәшеп чәй эчә. Ул да булмый: «Ни хәлләрең бар, әни?» - дип, Гадилә апаның тагын бер килене Кәүсәрия килеп керә.
Кыскасы, өй эчендә күңелгә рәхәтлек бирә торган үзгә бер тормыш кайный. Гаилә башлыгы Габделнур өчен бу гадәти күренешләр - күнегелгән тормыш. Төп йорт әнә шундый булырга тиештер ул, чыннан да. Ә барысын да көйләп, тигезләп, һәркемнең күңелен күреп үзәктә Лилия бөтерелә. Йөзендә эчкерсез елмаю, кулларының җитезлегенә күз иярми. Әйе, шулай булмаганда бар нәрсәгә өлгереп, хезмәт юлында зур уңышларга ирешә алмаган булыр иде.
Лилия бәйгедән алган тәэсирләре белән уртаклашты. «Башка елларда да районкүләмендә һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашканым булды. Мәсәлән, Нөнәгәрдә үткәрелгән ярыштан бүләкләнеп кайттым. Шуңа күрә башкалада үткән зур бәйгедә теоретик биремнәр белән практикада кулланылучы көндәлек эш гамәлләрен берләштереп имтихан тоту ничектер җиңел бирелде. Әллә бәхет эше булдымы - уңыш елмайды.
Министрлык тарафыннан Германиядә стажировка үтү өчен юллама белән бүләкләндем. Чит илгә үк чыгып булмас инде, ләкин үз һөнәремне тагын да камилләштерергә, яхшырак күрсәткечләргә ирешергә тырышам», дип үзенең хыял-омтылышлары белән дә уртаклашты диплом иясе.
Лилия хезмәт юлын 19 яшендә үк башлап җибәрә. Мәктәпне тәмамлап, Нормадагы һөнәр лицеенда повар-кондитер белгечлеге алса да, авылның асыл егете, «Уңыш»ның мактаулы механизаторы Габделнур белән гаилә корып яши башлагач, әнисе Сәвия янына фермага эшкә керә ул. Лилиянең төп терәге, хезмәттәше һәм остазы әнисе була. Сәвия апа Фәттәхова да хуҗалыкның алдынгы терлекчесе - 30 елдан артык фермада сыер савучы булып эшли. Инде менә Лилия дә 10нчы елын әнисе үрнәгендә матур күрсәткечләргә ирешеп, уңышлы гына хезмәт итә. Алар әниле-кызлы кара-каршы эшләп, көн дә 100 баш сыер савалар, таналар өйрәтүдә дә тәҗрибәләре шактый. Сәвия апа кызы Лилия турында: «ул кечкенәдән сеңлесе белән энесенә үрнәк апа, әтисе Гадил белән миңа ярдәмче булып үсте.
Ике кызым да минем янга фермага булышырга киләләр иде. Менә Лилиям үз юлымнан китте. Фермасында да эшли, өендә дә өлгерә. Буш вакытында бәйли, тегә дә әле ул. Аш-суга да кулы ятып тора. Мантыйны шулхәтле тәмле пешерә. Камыр ризыклары да бик уңа. Гадилә кодагый балан эчлеге әзерләсә, Лилия бәлешен үк пешереп табынга утырта», - дип мактап та, кызы белән горурланып та алды.
Килендәше Кәүсәрия дә: «Төп йорттан туган-тумача өзелми. Ул һәрвакыт якты йөз белән кунак итә. Ярдәм кирәк булса да, киңәш сорасак та аңа мөрәҗәгать итәбез. 4 ел элек әтиебез Кавины хөрмәтләп олы юлга озатуда да Лилиянең өлеше зур булды», - дип әйтеп узды. Лилия - төп нигезнең төп килене ул. Башта 6 ел кайнатасы Кави, кайнанасы Гадилә, каенсеңеле Гамилә белән бергә гомер кичерәләр. Кави абый бакыйлыкка күчә, Гамилә кияүгә китә. Шаулап торган гаилә ничектер ямансулап кала. Шул вакытта Лилия белән Габделнурның тырышлыгы, сабырлыгы, буй үсеп килүче уллары, вакытлар үткән саен, бу бушлыкны тулыландыра. Әле һаман да оныклары гадел, туры сүзле бабаларын юксынып искә алалар, үзләрен карашып үстергән Гамилә апаларын сагынып сөйлиләр.
Төхвәтуллиннар гыйнвар аенда гаилә корып яши башлауларының «Гөлчәчәк туе»н билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Лилиянең килен булып төшүенә 10 ел була. Лилиягә әле тагын озак еллар гаиләсен җылытучы учак сыман, ире Габделнурга терәк, кайнанасына кирәк, балаларына кадерле әни булып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250