Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уйланырга җирлек бар

“Хуҗалыкларда селекция-нәсел исәбен алу һәм терлек үрчетү проблемаларын чишү” буенча “Фарм менеджмент” ширкәте вәкиле Динар Иванов чыгышы тыңланды.

Чәршәмбе көнне  «Татарстан» җәмгыятендә терлекчелек эшләре буенча быелның 9 аена нәтиҗә ясалды. Салавыч мәдәният йортында узган киңәшмә барышында «Евротехнология» компаниясе вәкилләре дә катнашты, алар «Татарстан» һәм дә Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә  селекция-нәсел эшләре буенча исәп эшләренең алып барылышы белән таныштырды, һәм моның җәмгыятьнең икътисадый тотрыклылыгында гаять тә мөһим роль уйнавын аңлатырга тырышты. “Хуҗалыкларда селекция-нәсел исәбен алу һәм терлек үрчетү проблемаларын чишү” буенча “Фарм менеджмент” ширкәте вәкиле Динар Иванов чыгышы тыңланды. Район хуҗалыкларында нәсел эшенең торышы буенча нәсел эше идарәсе мәгълүмат-селекция үзәге бүлеге башлыгы Юлиана Юльметьева хуҗалыклардагы вәзгыятьне, җитешсезлекләрне белгеч күзлегеннән чыгып аңлатты. Хуҗалыкларның ветеринар-санитар торышы белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов таныштырды. Авыл хуҗалыгындагы эшнең торышын Фирдәвес Нәбиуллин йомгаклады. “Районның терлекчелек өлкәсендәге хезмәт күрсәткечләре начар түгел, – диде ул. – Әмма әлеге киңәшмәдә тыңланган  чыгышлар буенча уйланырга җирлек бар.”

Сөйләшүләр, фикер алышулар тәмамлангач, киңәшмә эшендә катнашкан  җәмгыять рәисләре, терлекчелек буенча белгечләр “Татарстан” җәмгыятенең корнаж чокырына юнәлде, биредә Ленинградтан махсус чакырылган  белгеч кукуруздан ясалган корнажның терлек азыгы буларак нәтиҗәлелеге, сакланышы турында сөйләде. Чираттагы визит катнаш азык ясау цехында, Салавыч сөтчелек фермасының раздой группасында булды. Семинар-киңәшмә эшендә  район башлыгы Рамил Нотфуллин  катнашты, хуҗалыкларда терлек азыгын яхшырту өстендә эшләргә, катнаш азык ясау цехлары, раздой группалары булдырырга кирәклеген тагын бер мәртәбә басым ясап әйтте.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан