Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең уңдырышлылыгын һәм көзге культураларның, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 2021 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 435 мең гектар - көзге бодай һәм 111,5 мең гектар - көзге арыш.

Быел мәйданнарның 42%ы оригиналь һәм элиталы орлыклар белән чәчелгән. Көзге культураларның 98%тан артыгы яхшы дип бәяләнә. 94 мең га мәйданда көзге культуралар иминләштерелгән.

Республика кырларында кар катламының биеклеге - 23-52 см, Азнакай һәм Бөгелмә районнарында - 17-19 см тәшкил итә.

«Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алды.

Уҗымнарны кышлату яхшы һава шартларында бара. Шулай ук тармаклану төеннәрендә шикәр микъдары югары (26-36%), алар вегетация башланганчы аларның сакланышын тәэмин итәргә тиеш.

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уҗым