Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Уңыш" хуҗалыгында язгы кыр эшләрен бердәм команда башкара

Кырда эш барсын өчен, бик күп кешенең тырышып эшләве таләп ителә

"Уңыш" җәмгыятендә язгы кыр эшләренең тәүге көне дип 29 апрельне әйтеп булыр. Беренчеләрдән булып, шушы көнне, Гарифуллин Фәннүр зәб, Гарифуллин Дәниф күпьеллык үлән тырмалау эшенә керешсәләр, Газизуллин Нуретдин җитәкчелегендә ашлама чыгаручы Миннеҗанов Таһир, чәчүче егетләр Гарифуллин Фәнзил, Рамазанов Рәисләр күпьеллык үлән һәм уҗым тукландырдылар.
Эшләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Эш башыннан, күпьеллык үлән һәм уҗым тырмалау буенча Гарифуллин Дәниф - 624 гектар мәйданда, зәб тырмалау буенча Гарифуллин Фәннур - 272 гектар, Түнтәр авылыннан килеп эшләүче Хәкимов Раузит - 392 гектар, Яңгул иленнән килеп эшләүче Галиев Илһам - 308 гектар эшләп, тырма эшләре төгәлләнде.
Уҗым һәм күпьеллык үлән тукландыруда Газизуллин Нуретдин - 155 гектар, Садыйков Альберт - 13 гектар, Фатыйхов Сәйдәш - 257 гектар мәйданнарда тукландыру эшләренә нокта куйдылар. Бу агрегатларга ашламаны, алда әйтелгәнчә, Миннеҗанов Таһир чыгарды, чәчүчеләр Гарифуллин Фәнзил һәм Рамазанов Рәис.
Чәчеләчәк җирләрне, "Полярис" маркалы культиваторлар белән ин тырыш өч егетебез: Гарифуллин Дәниф - 304 гектар, Гарифуллин Фәннур - 215 гектар, Садыйков Альберт - 150 гектар әзерлиләр. Бу урында, Арча авыл хуҗалыгы лицей студентлары Гарифуллин Дәниф белән Гарифуллин Фәнзилне аерым мактап, рәхмәт белдерәсе килә. Чәчү агрегатларына кеше таба алмый аптырап йөргәндә, Фәнзил елның елында зур терәк булса, Дәниф безне механизатор буларак, МТЗ-1221 тракторын иярләп коткара. Көн саен икешәр норма эш башкарып, Дәниф барыбызга үрнәк булып тора. МТЗ-1221 тракторы белән көнгә 65 гектар җир культивацияләп булганын, мин Дәниф эшләп курсәткәч кенә белдем.
Бүгенге көнгә кадәр кырда, өч чәчү агрегаты эшләде. Орлыкларны җир куенына Т-150 тракторы белән Шакиров Рамил - 211 гектар, Хакимов Раузит - 93 гектар мәйданда салдылар. Бу агрегатларга, орлыкны Төхфатуллин Габделнур, ашламаны Хәйруллин Тимур чыгара, чәчүчеләр - Корбангалиев Фаиз һәм Семин Валерийлар.
Икенче агрегат Газизуллин Нуретдин - 50 гектар, Галиев Илһам - 45 гектар мәйданда эшли башладылар. Әлеге агрегатларны орлык белән Рамазанов Рәис, ашлама белән Сибәгатуллин Гыйлемхан тәэмин итә, чәчүчеләр Хәйруллин Илдар белән Гарифуллин Фәнзил.
Кукуруз чәчү эшләрен Фатыйхов Сәйдәш - 119 гектарда эшләде һәм дәвам итә. Миннеҗанов Таһир орлык һәм ашлама чыгарып, Сәйдәш белән чәчкечкә орлык та, ашлама да салалар.
Югарыда телгә алынган барлык кеше дә үз эшләрен зур җаваплылык тоеп, намус белән башкара, сабанда сайрашмасан, ындырда ыңгырашырсың мәкален аңлап эшли. 
Ватылып гаражга кайткан техникаларны вакытында ремонтлап, кире эш урынына озату өчен Низамов Рөстәм бик зур тырышлык куя.
Фәйзрахманов Ришат җитәкчелегендә эшләүче амбар коллективы: Хәсәнов Газинур - кырга чыгучы орлыкны агулый, Әлтәпов Рафил, Газизуллин Әлфәт, Фәйзрахманов Рәфыйкълар вакытында төйиләр. Чәчүгә дигән ашламаны Бадретдинов Рифат яки Садыйков Альберт КУН белән төяп җибәрә. Шулай итеп, кырда эш барсын өчен, бик күп кешенең тырышып эшләве таләп ителә.
Чәчү чорын исән-имин тәмамларга насыйп булсын. Һәркемгә күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек телибез! 


Раушания Галиахметова
Фотосурәт Лилия Гарифуллинадан

Чыганак: https://vk.com/club120784497

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев