Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» тырыш егетләре белән көчле (+фото)

Аллаһының рәхмәтләре, игенчеләребезнең тырышлыгы белән 5 сентябрьгә 2020 елның бөртеклеләр һәм кузаклыларны урып-җыю эшләре төгәлләнде.

Комбайнчы ир-егетләребез, кирәк урында бер-берсенә ярдәм итеп, тиешле урында үзара ярышып, бик оешкан төстә эшләделәр. Төп уракта 1221 тонна иген суктырып, Шиһапов-Әүһадиев агрегаты беренчелекне яулаган иде.
8 сентябрьдә күпьеллык үлән орлыгы суктырып алган әтиле-уллы Ханнановлар экипажы — 1253 тонна күрсәткеч белән беренче урынга күтәрелде.
Хәйруллин-Гыйльмановлар үзләренең кыр корабы белән 1050 тонна ашлык җыйнап, ярышта өченче урында.
Быел, тәүге тапкыр уракта катнашучы әтиле-уллы Гарифуллиннар 824 тонна игенне җыеп амбарга кайтардылар.
Игеннәрнең тулай җыемы 4240 тонна тәшкил итте.
Шушы игенне ындыр табагына ике КамАЗ машинасы — Рамазанов Рәис — 2125 тонна һәм Төхфәтуллин Габделнур — 2076 тонна ташып тордылар.
Иген җыйнаучылар артыннан калышмаска тырышып, Фатыйхов Сәйдәш саламны җыйнап, пресслады. Аңа ярдәмгә авылыбыз фермеры Корбангалиев Фәргать белән Каенсардан Гыйлемҗанов Фәнис килде.
Саламны авыл халкына һәм хуҗалык эскертенә Газизуллин Нуретдин, Миннеҗанов Таһир, Шәйхетдинов Илдар, Бәдретдинов Нурфатлар ташыды, Әхмәдиев Мәлик төяде, Садыйков Альберт эскерткә өйде.
Терлек азыгы әзерләү башланганнан бирле Фатыйхов Сәйдәш 1736 тонна печән һәм салам төргәкләде.
Бүгенге көндә көзге чәчү төгәлләнеп килә. Чәчүгә җирне Рамазанов Рәдис һәм Гарифуллин Фидәрисләр әзерләде.
Чәчү эшләрен Гарифуллин Фидәрис, үзенең ярдәмчеләре Гарифуллин Фәрит, Шәйхетдинов Илдар белән башкара.
Ганиев Икрам аларга орлык ташыса, Илдар кайтып ашлама алып килергә дә өлгерә. Шушы егетләрдән торган агрегат 208 гектар мәйданда арыш, 211 гектарда көзге бодайны җир куенына салды.
Туңга сөрү эшләрен ике механизаторыбыз — Шакиров Рамил — 281 гектар, Гарифуллин Фәннур — 215 гектарда башкара.
Хезмәтчәннәребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да тырышып эшләргә, сәламәт булырга язсын!

Раушания Галиәхмәтова
Фотолар Илнар Хисамиевтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев