Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Уңышларыбыз – коллективның бердәм тырыш хезмәте»

Районыбызның Балтач «Агрохимсервис» җәмгыяте үзенең кырык елдан артык бай тарихы, матур эшләре, яхшы нәтиҗәләре белән районда гына түгел, республикада да билгеле оешма. Ул район бюджетын тулыландыручы иң зур оешмаларның берсе булып тора.

Узган үзенчәлекле елны ничек тәмамлаганнар, оешманың бүгенге халәте һәм алга планнар турында директоры Наил Гыйләҗев белән кыскача әң-гәмә кордык.

– Наил Рәүпович, 2020 ел җитештерү өлкәсендә эшләүчеләргә өстәмә авырлыклар тудырды. Сезнең өчен ел нәтиҗәләре ничегрәк булды?

– 2020 ел мәгълүм сәбәпләре белән җитештерү өлкәсендә генә түгел, ә бәлки тормышның барлык өлкәләренә тискәре йогынты ясаган чор булып тарихка кереп калды. Шуңа да карамастан, коллективыбыз бу вакыт эчендә артка китмичә, ә бәлки киресенчә алга баруын дәвам итте. Ашлама сатуларны да исәпкә алып, 317 миллион 405 мең сумлык эш башкарылды, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 21 процент булды. Мехотряд – 16 миллион 306 мең, автотранспорт – 28 миллион 314 мең, таш чыгару һәм эшкәртү карьерлары 60 миллион сумлык эш башкардылар. Шулай ук 80 миллион сум күләмендә оешмаларга, җирлекләргә, күмәк хуҗалыкларга төрле хезмәтләр күрсәтелде. Елны 46 миллион 295 мең сум табыш белән төгәлләдек. Хезмәт хакы һәм төрле салымнарны вакытында түләп бардык.

Тиешле таләпләрен үтәп, дәүләт тарафыннан пандемия вәзгыятенә бәйле бирелгән ярдәмнәрдән дә файдаландык, бу да безгә үсеш өчен нык таяныч булды. Республикада ел нәтиҗәләре буенча «Балтасиагрохимсервис» барлык икътисади күрсәткечләрнең торышы, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм гомумән, аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча беренче урынга чыкты. Шулай ук республикада известь һәм вак таш җитештерү буенча – беренче, авыл хуҗа-лыгы предприятиеләренә агрохимик хезмәт күрсәтү буенча өченче урынга һәм дипломнарга лаек булды. Бу безнең коллективның бердәм тырыш хезмәте, дип бәяләргә кирәк.

– Күмәк хуҗалыкларны ашлама, химикатлар белән тәэмин итү ничек тора?

– Безнең оешманың исе-меннән күренгәнчә, төп юнәлешләребезнең берсе – хуҗалыкларны минераль ашламалар, төрле химикатлар белән тәэмин итү. Бу эш ел әйләнәсендә алып барыла. Районыбызда гына түгел, күрше район, Киров өлкәсе Малмыж, Мари Иленең Мари-Төрек районы хуҗалыкларына да бу төр товарны тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә берничә ашлама чыгару заводының рәсми дилеры булып торабыз, бу да минераль ашлама белән өзлексез тәэмин итү өчен зур этәргеч. Узган ел 32 миллион сумнан артык минераль ашлама сатылды. Минераль ашламаның күбесен хуҗалыклар үз транспорты белән заводтан, Шәмәрдәннән яисә бездән ташыйлар. Әмма аммиак селитрасын бары без генә алып кайтып бирәбез. Бу ашлама хәтәр йөкләр исемлегендә, аны ташу аерым таләпләргә җавап бирә торган, махсус техник күзәтү үткән транспорт,  укыган шофер тарафыннан башкарылырга тиеш. Менделеевск заводыннан ашламаны ташыганда «Платон» тикшерү комплексы да акча түләүне җиткереп бара. Шунлыктан, үз хуҗалыкларыбызга, читтәге кулланучыларга бу ашламаны без генә кайтарабыз.

2020 елда дәүләт заказы буларак, 22 миллион сумлык ачы туфраклы мәйданнарга известь кертү бурычы алган идек, аны югары сыйфат һәм кыска вакытта башкарып чыктык, 5395 гектар мәйданда бу эш башкарылды. 1986 елда тикшерүләр нәтиҗәсендә районда барлык җир мәйданының 51,5 проценты, ягъни 45500 гектары ачы туфраклы итеп билгеләнгән булса, узган елгы өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча мондый туфрак мәйданы 13300 гектар гына калган. Районыбыз игенчеләре ел саен мул һәм тотрыклы уңыш ала икән, монда безнең оешма  хезмәткәрләренең дә өлеше бар. Күрше Мари-Төрек һәм Малмыж районнарында да бу төр хезмәтне күрсәтергә мөмкинлек таптык. Чепья карьерыннан тыш, Арбашта да известь хәзерләү линиясен булдырдык. Известьны күрше районнар өчен дә хәзерләп бирдек, нинди мөмкинлек бар бөтенесен файдаланабыз. Агымдагы елда районда 3300 гектар җиргә известь кертү планы җиткерелгән, күрше районнардан да өстәмә эш чыкмасмы, дип өметләнәбез.

Үсемлекләрне төрле корткычлардан саклау, игеннәрне тукландыру юнәлешендә 900 мең сумга якын эш башкарылды. Моннан берничә ел элек алынган «РОСА» агрегаты белән басулар кардан арынуга 1467 гектар җирдә ашлау үткәргән идек, бу елда шуннан ким булмас, хуҗалыклар белән килешү бар. Агрегатка техник карау үткәреп, хәзерләп куйдык инде, бүген-иртәгә басуга кузгалачак.

– Сезнең оешма бүгенге көндә үзе зур гына авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелеп бара. Җир белән эшләү үз-үзен аклыймы?

– Моңарчы акламады. Ни өчен, хәзер аңлатып узармын. Алдагы елларда үзебез чәчүлек җирләре алып, шуның белән шөгыльләнеп карадык. Башлангыч чорында бу коллективны күпмедер эшле итү, техникадан файдалануны, хезмәткәрләрнең шәхси хуҗалыкларындагы терлекләргә азык белән ярдәм итүне күздә тотты. Башта күпьеллык печән чәчсәк, хәзер инде тулысынча бөртеклеләр генә игәбез. Бүгенге көндә 600 гектарга якын җиребез бар. Игенчелекнең табыш китермәве – безнең чәчү мәйданнарының берсеннән-берсе еракта урнашуы. Борнак җирлегендә 60 гектар, Норма җирлегендә профлицейның 90 гектар мәйданы, Карадуган җирлегенә кергән Арбаш карьерында үзебез таш чыгарганнан соң рекультивация ясаган җирләр, Пыжмара җирлегендә Сәрдек авылы янында 200 гектар һәм күрше Киров өлкәсендә шундый ук чәчү мәйданнары бар. Күреп торасыз, аралары шактый. Шуңа да карамастан, бу юнәлешне без алып барачакбыз, чөнки узган елгы нәтиҗәләр безне куандырды. Көзге бодайның һәр гектарыннан 43 центнер, арпадан  29 центнер, язгы бодайдан 48 центнер уңыш алдык. 100 гектар пар җирләренә калдырылды, көздән 98 гектар мәйданда бодай чәчелде. Өч ел элек бөр-теклеләрне киптерү агрегаты алдык, аны урнаштырыр өчен аерым бинага реконструкция ясадык, бүгенге көндә сатарга хәзерләп куйган 300 тонна бодаебыз бар. Менә шуны тиешле бәядән урнаштыра алсак, безнең игенчелек тармагы бу елда күпмедер дәрәҗәдә үзен-үзе аклар. Җир эшкәртү техникасы, тракторлар безнең җитәрлек, үзебезнең 3 ел элек алган комбайныбыз бар, механизаторларыбыз тәҗрибәле. Димәк, бу тармакны үстерү өчен мөмкинлекләребез җитәрлек.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наиль Раупович яхшы житэкче белэн беррэттэн, яхшы иганэче дэ. Районда узучы шахмат ярышынын спонсоры. Эшендэ зур унышлар телэп калабыз.

    Теги: авыл хуҗалыгы