Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Уңыш"ның уңышлары (+фоторепортаж)

Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды

"Районыбызда иң проблемалы, иң борчый торган хуҗалык идегез. Уңышсыз "Уңыш" дип шактый тәнкыйтьләндегез. Бүген бу җыелышта мин сезнең күрсәткечләр, сезнең уңышлар өчен ихлас сөенеп утырдым. Уңышлы "Уңыш"ка әйләнгәнсез. Дөрес, районның алдынгы хуҗалыкларына, әле уртача күрсәткечкә җитү өчен дә тырышырга кирәк. Әмма инде башлангычы бар, шушы системаны дәвам итсәгез, һичшиксез, үзегез куйган бурычларны үти алырсыз", - диде биредә чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин. Хуҗалык җитәкчесе, баш белгечләрнең анализлы чыгышына да югары бәя бирде ул. Җыелышта авыл җирлеге башлыгы да чыгыш ясады, сорауларга җаваплар да бирделәр. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, юбилярлар хөрмәтенә концерт номерлары да булды. Хуҗалык эшчәнлеге турында тулырак язма белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы