Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үзеңнең һәм эшеңнең кирәклеген тою шундый рәхәт

Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән биргәннәр


“Татарстан” күмәк хуҗалыгы шоферларның эш шартларын яхшырту максатында барлык “КамАЗ” машиналарына кондиционер  куйдырткан. 

Бу бүгенге көндә бик тә максатка яраклы, чөнки көн озынлыгында басудан печән-сенаж ташучы, кызган машина кабинасын эчендә утырып идарә итүчеләрнең хәлләрен үзләре генә беләләр. 

      Үзеңнең һәм эшеңнең кирәклеген тою рәхәт, диләр шоферлар. Менә хуҗалык  үзендә эшләүчеләргә инде печәннен дә капка төпләренә китереп бирүне оештырган. Вакытында тиешле хезмәт хакын түләп, нәтиҗәләр ясаганда мактап, акчалата бүләкләр бирү хезмәт кешесен куандыра. 

Кичәге көнгә “Татарстан” хуҗалыгы 2808 тонна сенаж әзерләп, бер зур базны инде тутырып куйды. Кызу эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев