Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вак эш, җаваплы да

«Сосна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хезмәтне саклау буенча инженеры Фәрит Галиповның хезмәтен районга гына түгел, республикага да үрнәк итеп куярлык.

Инженерның бүлмәсенә килеп керүгә үк хезмәтне саклау кагыйдәләрен өйрәнә башлыйсың, чөнки стеналар плакатлар, стендлар белән тулы. Шушы бүлмәсендә Фәрит әфәнде эштәгеләргә иң тәүге инструктажны үткәрә. – Хезмәткәргә инструктаж үткәргәндә коры аңлату гына булмасын, аңа күзалларга җайлы булсын дип эшләттек бу стендларны, – ди Фәрит Габделәхәтович. – Аз әле алар, тагын өстәргә кирәк. Гел яңалык кереп тора, шуңа күрсәтмә сүзләрне дә үзгәртеп язасы бар. – Әнә шулай, эшен тагын да камилләштерергә ниятләп йөри. Һәр мактау таныклыгын стенага беркетеп куйган, профсоюз эшләрен дә алып бара икән. «Икесе дә бер эш диярлек инде алар, – ди Фәрит әфәнде үзе. – Юридик яктан гына аерыла». Юридик яктан дигәндә, кануннар гел диярлек үзгәреп тора, шуңа хезмәтне саклау инженерларына да яңалыклар белән даими танышып, белемнәрен арттырып, төшенмәгәненә укып-өйрәнеп эшләргә туры килә.

– Вакыт күп кирәк, кайчак җитешеп бетеп тә булмый, – ди Фәрит Галипов. – Җәмгыять хезмәткәрләре белән укуны да февральдә үк үткәреп куйдык, ЮХИДИ хезмәткәрләре, Казаннан чакырылган вәкил катнашында уза андый укулар. Яңалык кергән саен, бөтен инструкцияне яңа баштан яңартырга кирәк. Бу юнәлештә эшли башладык. Ә болай үзең эшли барасың, төбенә төшенә барасың! Марттан янә яңалык керде – хәзер яңа төр укуларда катнашу өчен башта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының шәхси кабинетына теркәлергә тиешсең, әле ул сине кабул итәм дип тормый, әйләнеп утыра, бәлки бераздан рәтләнеп китәр.

Дөрестән дә, вак эш, җаваплы да. Фәрит абый эшләгән дәвердә җәмгыятьтә имгәнүләр күзәтелмәгән, була гына күрмәсен, ди инженер борчылып. Андый хәлләр булмасын өчен тырышалар, җәмгыять җитәкчесе бу юнәлешкә акча кызганмый, узган ел хезмәтне саклауга 1 миллион 990 мең сум акча тотылган, заманча яңа ферма комплексларын да исәпкә алсаң, үтә дә кыйммәтчелек заманында гаҗәпләндерә торган сумма түгел бу.

Фәрит абый җәмгыятьтә энергетик булып эшли, хезмәтне саклау инженеры булып эшли башлавына берничә ел гына (ә болай җәмгыятьтә 32 ел хезмәт куя инде ул). Шушы берничә ел эчендә күпме эш башкарган! Уңышлары да районда, республикада алдынгы урыннар алуында күренә.

Тиздән районда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечләрне ачыклаячаклар, бәйге имтихан рәвешендә үтәчәк, Фәрит Галиповка һәм дә районыбызның бу өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләренә дә әлеге сынауда уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев