Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вакыт – акча, кадерен белмәсәң, кача…

Узып баручы елның калган санаулы көннәрендә терлекчелек өлкәсендә һәркемнән нәтиҗәле эш сорала

Җир белән яңгырлы болыт бергә тоташкан кара көзнең җомга көнендә район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм хуҗалыкларның терлекчелек тармагы белгечләре «Кызыл юл» җәмгыятенең Чутай терлекчелек комплексында узып баручы елның 10 айлыгы һәм соңгы октябрь аена йомгак ясау киңәшмәсенә җыйналдылар. Киңәшмәдә катнашучылар табиблар сыман баштан-аяк зәңгәрсу халатларга киенеп ак, мәһабәт ферма корылмаларына юл тотканда көзге көн яктырып киткән сыман булды.

«Кызыл юл» җәмгыяте соңгы дистә елда районда авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы җәмгыятьләрнең берсенә әверелде. Күп өлкәдә алар «Татарстан» һәм башка алдынгы хуҗалыклар белән ярышып, бер-берсеннән өйрәнеп, тәҗрибәләрен тулыландырып, җитештерүдә яңа мөмкинлекләр ачалар. Бу җирлектә мегаферманың төп төзелеш эшләре 2019 елда башланып киткән иде.

Йөрәкләнеп алынган төзелешнең киң колач алып, ничә елларга сузылачагын хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Нургаян улы ул вакытта уйладымы икән, юкмы, әмма бүгенге көндә 26 гектар мәйданда сафка баскан 500әр йөз савым сыерына исәпләнгән заманча 3 терлек бинасы, «карусель» дип йөртелгән заманча саву комплексы, 12 мең тоннага исәпләнгән бер дигән силос-сенаж базлары, компьютерлаштырылган терлекләргә азык әзерләү цехы, заманча ашханәсе, терлек азыгына тәгаенләнгән 3 мең тонна ашлык саклау  бинасы, 80 тонна авырлык үлчи торган бик тә кирәкле электрон үлчәве, терлекләрдән чыккан тиресне сыеклатып җыела торган 3 «лагуна», ягъни безнеңчә тимер-бетон базлары – болар барысы да шушында, бер җиргә тупланган. Авылдан комплекска керә торган һәм терлек биналары, җитештерү цехлары арасында салынган бетон юллар да заман таләбе.

Киңәшмәдә катнашкан җитәкчеләр һәм белгечләр игътибарына бу елда файдалануга тапшырылган 360 баш малга хисапланган «родильный» тәкъдим ителде. «Барлык чыгымнары 80 миллионга якын булган бу корылманың кирәклеген без яхшы аңладык, – дип башлады үзенең сүзен Фердинанд Хәйруллин. – Алдагы елларда төзелгән «родильный» заманына карап алдынгы технологияләрне кулланып эшләсә дә, бүгенге көн таләбенә җавап бирми. Бу барыннан да бигрәк яңа туган терлекләрнең үлемендә чагылыш таба. Сыерларны каплаткач, 9 ай узганнан соң туган терлекнең  үлүе күңелле хәл түгел. Барлык уңай һәм тискәре якларны бизмәнгә салып үлчәгәннән соң, шушы бинаны төзү кирәклегенә инандык. Иң беренчесе – салам җәелгән, тирән, йомшак аслыктан китү хәерле булыр дидек. Микроклиматның үзгә, яктылыкның җитәрлек, терлек азыгының сыйфатлы булуы, яңа вакциналар белән эшләү, дәвалау технологиясен үзгәртү – болар барысы да максатка яраклы», – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе. Кеше факторы да зур роль уйный, ветеринария һәм зоо-техник кагыйдәләрнең үтәлешенә күзәтчелек итү һәм кирәк вакытта үзгәрешләр кертү өчен югары белемле, тәжрибәле белгеч Светлана Грачеваны эшкә алганнар. Ул да үзенең чыгышында терлекчелекнең һәр өлкәсендә технологиянең сакланышы югары продукция алуның төп алшарты, дип әйтеп узды. Бүген вакцинация ясаудамы, азык бирүдәме яисә башка өлкәдә аз гына җитешсезлек була икән, бу киләчәктә зур проблема булып калкып чыгачак, терлекчелектә вак-төяк дигән төшенчә була алмый, диде ул.

Биналарны төзедек, мул савымлы югары продуктлы көтү тупладык, технологик чылбырны булдырдык һәм шушында тагын бер бәйләнеш – кеше факторы мәсьәләсе килеп басты, дип дәвам итте Фердинанд Нургаян улы. Эшкә караш, һәр нәрсәне җиренә җиткереп төгәл итеп башкару һәр белгечтән, һәр терлекчедән сорала. Технологияләрнең үтәлешен һәрдаим контрольгә алу максатыннан ветеринария белгечләре саны арттырылды, менә бүген комплекста су белән тәэмин итү, аны әрәм-шәрәм иттермәү юнәлешендә аерым белгеч кирәклегенә дә килеп җиттек. Комплекста терлек азыгын әзерләп бирү, аның соңгы нәтиҗәгә – мул сөткә эшләвен тәэмин итү өчен төрле фирмалар тәкъдим иткән компьютер программалары аша эшләнә, барысы да камил дип әйтә алмыйбыз, аларны  сайламый булмый. Сөт җитештерүдә рентабельлелек 42 процент тәшкил итә, аннан айга 33-34 миллион сум акча хуҗалык кассасына керә, чыгымнарыбыз да 15 миллион сум тирәсе, аларны киметү сорала. Эшләсәң – эш күп, дип белдерде хуҗалык җитәкчесе. XXlV Бөтенроссия «Алтын көз – 2022» агросәнәгать күргәзмәсендә «Кызыл юл» хуҗалыгының «Нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен» алтын медаль белән бүләкләнүе зур эшнең нәтиҗәсе булып тора.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин шулай ук бу мәсьәләгә үзенең фикерләрен җиткерде. Хуҗалык җитәкчеләре, сезгә дистә елга якын, шушындый мегафермалар төземичә, терлекчеләрнең эш шартларын яхшырт-мыйча, терлекләрнең тәрбияләнүенә карашны тамырдан үзгәртмичә, уңышка ирешү мөмкин түгел, дип әйтеп килдек. Менә алдан җиң сызганып тотынганнар отты, бүген аларның җитештерү базасы да нык, продукция дә күләмле, акча кереме дә мулдан. Әле бүген дә бик соң түгел, сезгә менә бүгенге хуҗалык үрнәге ныклы дәлил, диде район башлыгы.

Киңәшмәнең икенче өлеше Чутай авылында узган ел файдалануга тапшырылган яңа мәдәният йортында дәвам итте. Терлекчелектәге 10 айлык хезмәт күрсәткечләренә бәя биреп, район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге тармакта даими контроль булдыруны һәм җаваплылык тоеп эшләү кирәклеген тагын бер кат ассызыклап үтте. Көзге вакыт – сынау вакыты. Бу күчеш чорын зур югалтуларсыз уздырабыз икән, димәк, кышлатуга нык-лы адымнар белән керә алабыз. Бүгенге көндә җитештерелгән һәр килограмм сөткә узган елга караганда бәя 5 сумга артык булуы үзе үк зур кызыксындыру чарасы булып тора, диде ул.

10 айлык нәтиҗәләргә килгәндә, районда тулаем сөт саву күрсәткечләре 95 мең 842 тоннага җитте.  Барлык сөт күләменең 95 мең 268 тоннасы күмәк хуҗалыклар тарафыннан җитештерелә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 11 процентны тәшкил итә. Ел башыннан 20 җәмгыятьнең 19ында сөт саву юнәлешендә уңай күрсәткечләр сак-ланып килә. Шул ук вакытта октябрь ае нәтиҗәләре буенча, «Маяк» һәм «Активист» күмәк хуҗалыкларында сөтчелектәге күрсәткеч-ләр узган елгы хезмәт күрсәткечләреннән чигенке. Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкта сөт саву күрсәткечләре ел башыннан ук түбән булуы беркемне дә гаҗәпләндерми.

Алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, ит җитештерү буенча артталык дуңгызчылык тармагында ит җитештерүдә сизелерлек кимү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Әмма икенче елга аяк баскач, күрсәткечләрнең кимүен һаман дуңгызчылыкка сылтау кабул ителмәячәк. Бары тик мөгезле эре терлек итен җитештерүнең күләмен арттыруны алынган йөкләмәләр белән тәңгәл китерү сорала.  Бу юнәлештә соңгы йомгак ае күрсәткечләре чагыштырмача яхшы, октябрь аенда күмәк хуҗалыкларда узган елгы шушы чордан 36 тоннага артыграк мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан терлекчелекнең һәр юнәлеше буенча тулы мәгълүмат җиткерелде, анализ ясалды. Шуларга таянып, урыннарда җитешсезлекләрне  бетереп, мөмкинлекләрне тулысы белән файдаланып, максатчан эшлисе генә кала.

«Терлекчелектәге уңай күрсәткечләр хезмәткә игътибарны киметүгә сәбәп булырга тиеш түгел. Әлеге тармак ел дәвамында хуҗалык кассаларына табыш китерүче төп чыганак. Ә контроль кимү – барлык ирешкән нәтиҗәләргә, хезмәткә тискәре йогынтысын тиз салачак», – дип, киңәшмә ахырында катнашучылар алдына кимчелекләрне төзәтү, күрсәткечләрне үстерү юнәлешендә бурычлар җиткерде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек