Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вакыт безне көтми….

2022 елны әле генә башлаган идек, шул арада аның дүрттән бере узып та киткән.

Районда терлекчелек өлкәсендә бу чорда нинди уңай үзгәрешләр бар, хуҗалыкларда терлекчелек фермаларында эшләр торышы ничек, алдагы җыелышларда әйтелгән тәнкыйть-фикерләрдән урыннарда нәтиҗә ясалганмы – болар турында район утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында киңәшмәдә зур сөйләшү булды.

Сөт җитештерү районның, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы итүдә иң мөһим тармак икәне күпләргә яхшы таныш һәм киңәшмәдә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Елның өч аенда күмәк хуҗалыкларда (шәхси хуҗалыклардан тыш) барлыгы 27575 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 3150 тоннага артык. Иң күп сөт «Кызыл юл» һәм «Татарстан»да – 2805-2550 тонна савылган. Тимирязев исемендәге, «Игенче» һәм «Дуслык» хуҗалыклары бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр, аларда өч айда 1880-1808 тонна сөт җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, иң зур үсеш «Алга» хуҗалыгында – 62 процент тәшкил итә, «Игенче»дә ул – 37, «Бөрбаш»та 27 процент. Районның бары бер хуҗалыгы – Тукай исемендәге хуҗалык кына алдагы ел белән чагыштырганда начар эшләде, бары 643 тонна сөт җитештерелде. Болай да булмаган сөтнең күләме 25 тоннага кимегән. Март аен алып караганда, сөт кимү 29 тонна булган. Бу аяныч хәлнең сәбәпләре ачык: кышлату чорын уздыру өчен үзеңдә җитәрлек азык әзерләмәү, булганының да сыйфатының начар булуы, аның сакланышының тиешенчә булмавы. Көндәлек терлек азыгын озак вакытлар 130-150 километр ераклыктан ташып ашату сөтнең күләменә дә, үзкыйммәтенә дә ничек тәэсир итүе һәркемгә билгеле. Терлек тораклары начар хәлдә, савым сыерларга мул продукция бирер өчен шартлар булмавы, терлекчеләрнең хезмәтенә тиешенчә һәм вакытында түләмәү – болар барысы да гомуми нәтиҗәгә турыдан-туры тискәре йогынты ясый.

Хуҗалыкларда һәр сыердан уртача тәүлеккә савыла торган сөт күләмнәрендә зур аерма сакланып килә. Агымдагы елда «Кызыл юл», «Татарстан», «Сосна» һәм «Яңа тормыш»та бу сан 26,7 – 23,0 килограммны тәшкил итсә, Тукай исемендәге хуҗалыкта тәүлеккә һәр сыердан бары 11,3 килограмм гына савыла, аерма ике тапкырдан артык.

Урыннарда малкайларның сөт бирүләрен тикшерү вакытында җитештерү күләменең ни өчен кайбер хуҗалыкларда бик түбән икәне ачык чагыла. «Татарстан», Тимирязев исемендәге һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларында савым сыерларының 64-53 проценты тәүлеккә 25 килограмм һәм аннан да артык сөт бирә, ә Тукай исемендәге хуҗалыкта савым сыерларының бары 4 проценты гына бу күрсәткеч чиген уза. Нәтиҗә шушы саннарда ачык чагыла.

Агымдагы елның өч аенда районда 1729 тонна ит җитештерелде, бу алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 51 тоннага артык. Кызганыч, 5 хуҗалыкта күрсәткечләр алдагы елдан кимрәк. Урыннарда ит җитештерүне үзагымына куйсаң, ел ахырына билгеләнгән максатларга ирешү авыр булачак. Ә бу, үз чиратында, терлекләрдән көндәлек артым алу белән турыдан-туры бәйле.

Агымдагы өч айда район буенча мөгезле эре терлекләрдән тәүлеккә уртача 843 грамм артым алынган. Иң зур күрсәткеч – 998 грамм «Кама» хуҗалыгында. Шулай ук «Активист», «Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Сосна» хуҗалыкларында тәүлеклек артым уртача 900 граммнан артык. 8 хуҗалык бу өлкәдә районның уртача күрсәткеченнән түбән эшли. «Сорнай» һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда өч айда мөгезле эре терлекләрдән уртача бары 765-730 грамм гына артым алынган.

– Терлекчелек тармагында эшнең торышына ай саен нәтиҗә ясыйбыз, тәнкыйтьлибез, ничек эшләгәндә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнен урыннарда күрсәтәбез, кайбер җитәкчеләр чит район-республикаларга да еш баралар, карыйлар, танышалар. Әмма күп хуҗалыкларда бу барулар-танышулар нигәдер соңгы күрсәткечләрдә чагылмый. Киңәшмәгә килеп, тыныч кына тыңлап, урыннарга кайткач әйтелгән кимчелекләр буенча берни эшләмичә йөрүдән бернинди файда да юк, – дип район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең тәнкыйть фикерләрен җиткерде. Терлекчелек тармагында югалткан үрне яңадан яулау икеләтә тырышлык сорый. Шуны онытмасак иде, диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы