Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ветеринария белгечләрен авыл көтә

Ветеринария өлкәсендәге яшь белгечләр өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар.

Мондый карарны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге кабул иткән.

Бу яшьләрне әлеге өлкәдә эшләүгә җәлеп итү максатын күздә тота. Әйтик, югары профильле белгечкә ай саен 10 мең, урта-махсус белемлегә 8 мең сум, махсус белеме булмаганнарга 5 мең сум түләнәчәк.
Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүчеләргә социаль-көнкүреш шартларын тәэмин итү өчен дә бер тапкыр бирелә торган акча каралган. Ул шул рәвешчә 35 мең, 25 мең һәм 15 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матбугат хезмәте.
Фото: http://kapital.kz/gosudarstvo/15117/v-selah-opyat-poyavyatsya-gosudarstvennye-vetvrachi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250