Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вымпел быел да булачак

6 августтан 16 сентябрьгә кадәр, һәр җиде көн саен районда иң алдынгы комбайнчы билгеләнәчәк.

Урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин үткән ел комбайнчылар арасында  район башлыгы призына махсус ярыш оештырган иде. Һәр атнада иң күп уңыш суктырып алган комбайнчыга махсус вымпел һәм акчалата премия тапшыру, чыннан да, кырдагылар өчен күңелле вакыйгага әйләнде.

Үткән ел беренче тапкыр үткәрелгән бу бәйге быел да дәвам итәчәк. 6 августтан 16 сентябрьгә кадәр, һәр җиде көн саен районда иң алдынгы комбайнчы билгеләнәчәк. Җиңүчене билгеләү гадел булсын өчен, төрле маркадагы комбайннарның эш күрсәткечләре физик берәмлектән шартлы берәмлеккә күчереләчәк (комбайннарның җитештерү куәтенә бәйле рәвештә). Аңа премия һәм “2018 елның иң яхшы комбайнчысы” дигән вымпел тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез: үткән ел “Дуслык” җәмгыятенең 71 яшьлек комбайнчысы Сәлим ага Вафин тәүге җиңүче булган иде. Быел беренче вымпел кемгә эләгер?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте