Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вымпел истәлеккә калды

Ярыш шартлары буенча, узган атна нәтиҗәләреннән чыгып, чираттагы вымпел “Активист” хуҗалыгы игенчесе Федоров Виктор Геннадьевичка тапшырылды.

Алдагы чәршәмбе көнне чираттагы вымпелны тапшыруда катнашып кайттык. Район башлыгы карары нигезендә махсус оештырылган әлеге ярыш урак өстендә җитештерүчәнлекне арттыруга, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итүгә, өстәмә матди стимул булдыруга юнәлдерелгән иде.  Ярыш шартлары буенча, узган атна нәтиҗәләреннән чыгып, чираттагы вымпел “Активист” хуҗалыгы игенчесе Федоров Виктор Геннадьевичка тапшырылды.  Уңган райондашыбызга ”2018 елның иң яхшы комбайнчысы” дигән вымпелны район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

Виктор Геннадьевич инде бер кыр корабыннан төшеп, икенчесенә утырган, җир сукалап йөри. Уналты ел инде туган авылы басуларын иңли. Аңарчы тугыз ел комбайнда әтисенә ярдәм иткән. “Хуҗалыкның нинди эше бар, барысына өлгерә, –дип мактый Викторны хуҗалык рәисе Рафил Зәкиев. – Кыр эшләре сезоны беткәч, фермага да барып эшли.” Алай гынамы әле, гаиләсе белән Улисьял авылы мәдәният йорты эшчәнлеген дә алып баралар. Җырлый, бии, гармунда уйный. Унбиш яшьлек улы Кирилл да гармунда өздереп уйный башлаган. Калган ике улы Ярослав белән Юлиан да сәхнәдән төшми. Һәрьяктан үрнәк гаиләгә җирлектә яшәүчеләр бик соклана. Өлгер кеше һәрнәрсәгә дә өлгер инде ул, хәләл җефете балалар бакчасында тәрбияче дә бит әле аның. ”Гаиләңдә тынычлык, үзара аңлашу булса, тормыш үзеннән-үзе, бер-береңә ярдәмләшеп бара ул”, ди кырлар батыры, хезмәтенә бәя бирүче кадерле вымпелдан күзен алмыйча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте