Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт сөю — үзе бер зур батырлык

Чын хезмәт батырлары

Гайрәтле бураннардан соң «Смәел» җәмгыятенә юл тоттык. Кардан иркен иттереп арчылган урамнар аша үттек, идарәгә сугылдык, машина-трактор паркына килдек. Максатыбыз — паркның кышкы эшчәнлеге белән кызыксыну, язга хәзерлекне барлау, хезмәт кешеләре белән аралашу.

«Смәел» җәмгыяте, ничектер, европача үзгә стильгә тартыла кебек тоела. Беренчеләрдән булып заманча мегаферма салып куюлары (хәзер менә парктагыларга шул фермадагы малларны азык белән тәэмин итү өчен тырышып эшлисе), идарәнең заманча иттереп ремонтлануы (шул матур, пыялалы бүлмәдә утыручы, Татарстанның атказанган икътисадчысы исемен йөртүче Розалия Фазылҗанова гараж егетләрен мактап та күрсәтте, бездәге кебек шофер-механизаторлар бүтән җирдә юктыр ул, ди хәтта) шуңа ишарәле дәлил.

Машина-трактор паркына да аларның техник-инженерлык паркы дип язып куелган. Күптәнге язу икән, тик заманча күренә. Бер гыйбарә бар бит, син вакыйганы, хәлне ничек күрәсең килә, шулай күренә дә инде ул сиңа, дигән. Бу очракта шулай килеп чыга инде, «Смәел» җәмгыятен алгарышлы итеп күрәсе-бәялисе килә һәм шуңа омтыласың да. Хәер, районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә заманча омтылышлар гамәлдә һәм бу җитәкчеләребез тарафыннан хуплауга-мактауга лаек. «Смәел» җәмгыяте үзе генә дә куәтле, заманча техниканы күп алды: соңгы ике ел эчендә "Туман"лы булды, «Амкодор» тракторы алды, чәчкече, җир эшкәртү агрегатлары белән бергә ЕСМ машинасы сатып алуга иреште, печәнне таратып, кабарта һәм кечкенә чүмәләләргә сала торган агрегатлар сатып алды. Дөрес, лизингка алалар, әмма тырышып эшләү бәрабәренә тиешле хакларын түләп баралар.

Машина-трактор паркының хуҗасы — Рафил Әхәтов. Бер ел гына икән әле биредә. Ә болай җәмгыятьтә механизатор булып 40 ел эшләгән кеше, әлеге вазифага элгәре парк мөдире Фаил Әхмәдуллинны лаеклы ялга озаткач куйганнар. Рафил әфәнде белән ремонт цехына үтәбез, ир-егетләр биредә, кайсы «КамАЗ» машинасын ремонтлый, кайсы заманча тракторын карый, чәчү комплексларын тәртипкә китерә. Йөзләре балкый, күңелләре көр. Бер-берсенә ярдәмләшеп, тыныч шартларда, күңел күтәренкелеге белән эшләгәннәре күренеп тора. Гаражлар җылы, якты, утлар белән тәэмин ителгән. Нигездә тырмалар ремонтлый торган слесарныйны утын ягып җылыталар икән, анда башкача, үзгә, рәхәт җылылык бөркелә.

— Егетләребез бик тырыш, бар эшне дә бергә-бергә эшлибез, — ди гараж мөдире Рафил Әхәтов. — 250 тырманы узган елның 15 декабренә кадәр ремонтлап бетердек. Биш КПС-4 культиваторын корып, стоянкага чыгарып куйдык, шунда ук СЗП-3,6 чәчкеченең ике агреты, ике штук КШУ-4 культиваторы, ике звено катокны (барлыгы 14 штук) ремонтлап, урнаштырдык. «Туман» агрегатын көздән үк ремонтлап, складка керттек. Прицеплы гидравлик каток агрегаты, КСУ культиваторы, 4 данә прицеплы гидравлик тырма сеткалары, бер СГ-21 агрегаты шулай ук әзер. Вак-төяк эшләр генә калып бара. Гомумән, көн дә язгы кыр эшләренә әзерлек темпы белән эшлибез.

Җәмгыятьнең куәтле «ДТ-75» тракторлары бар, алар биредә күренми, буран арты кар чистартуда, эттерүдә, «МТЗ» тракторлары да кар белән көрәштә, "Амкодор«ны да чыгарганнар. Әнә шулай, кыш көне гараждагыларга да эш җитәрлек, быел бигрәк тә. Җәмгыять 89 тонна катлаулы ашлама да кайтарткан. Эшләре бара, туктап тормый.

Хезмәт ияләре биредә игелекле, үз тормышларын да гөл итеп алып баручылар, игелекле балалар үстерүчеләр, җәмгыять өчен дә җан атучылар, чын хезмәт батырлары. Җәмгыятьнең биш «КамАЗ» машинасы бар, шоферлары берсеннән-берсе уңган. Ильяз Әхмәдиев 41 ел эшли инде, Татарстанның атказанган механизаторы, армиядән кайткач килгән булган, шуннан бирле биредә. Мансур Хаҗиевны бик тырыш гаилә башлыгы дип беләбез, хатыны авылда почта бүлеген җитәкли, һәр эшкә дә өлгерләр, хуҗалыкларында 8 сыер асрап, дәүләткә сөт тапшыралар.

Павел Тарасов Сизнер авылыннан, яшь удмурт егете, өйләнмәгән, бик тырыш, булдыклы, сәләтле хезмәткәр. Илдус Галимуллин — данлыклы өч көрәшче егетнең әтисе: Фирдүс батыры өйләнеп Казанда яши, Илгизәре дөнья чемпионатында өченче урын алса, Рүзәлләре көрәш ярышларында беренче урынга чыга килә, Илдус Галимуллин үзе дә Сабантуйлар батыры. Фәнис Зәкиуллин шулай уңган шоферлардан санала, үз эшенә намус белән карый. Алдынгылар династиясеннән булган Марсель Әхәтов «Газ-53» машинасын йөртә, әтисе гомер буе җәмгыятьтә җиңел машинада эшләгән, әнисе фермада хезмәт куя, мәрхүм бабасы да тракторчы булган.

Шушындый ук машинада Илдус Хәкимҗанов та армиядән кайтканнан бирле эшли инде, улы да әтисе юлын сайлар кебек, авыл хуҗалыгы көллиятендә укый, аны бирегә кайтыр дип көтәләр. Мансур Якупов ягулык ташый, "УАЗ"да да йөри, мастер-наладчик та. Исмәгыйль Гатиятуллин шулай ук «УАЗ» машинасында җәмгыять терлекчеләрен эшкә йөртә. Уңган хәләле белән җиде сыер асрыйлар. Бер дә эш калдырмыйлар, чираттагы ялларын алмый эшләгән чаклары да күп икән.

Җәмгыятьнең хәзерге вакытта ундүрт тракторчысы бар, кызу кыр эшләрендә егермегә җитә икән алар. Барысы да алтынга тиң дип мактыйлар үзләрен, гаиләдә дә, эштә дә.

(Дәвамы "Хезмәт" газетасының 29 гыйнвар санында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы