Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Хезмәтебезгә хөрмәт зурдан» - 1

Районда терлекчелек тармагы буенча тугыз айлык нәтиҗәләр ясалган «Яңа тормыш» хуҗалыгы фермасы эшчәнлеге, анда хезмәт куючылар белән «Хезмәт» десанты да якыннан танышып кайтты.

Ферма территориясенә кереп килүгә үк бер-бер артлы тезелеп киткән абзарлар каршы ала. Биредә заманча мегаферма юк. Ләкин тораклар яңартылып, тиешле төзекләндерүләр үткәрелеп тора. Юлыбызга иң беренче очраган кеше атчы Рәҗәп Гарипов булды. Ул кечкенә бозауларга пастеризатор аша үткән сөтне бедоннар белән ташу эшен башкара, трактор белән кертеп булмый торган ике абзарга ашау кертә, шулай ук бозаулар абзарыннан тиресләрне һәм азык калдыкларын чыгара. Фермаларда эшләр гөрли, һәркем үз эшен башкаруда. Сыер савучылар иртәнге савымны тәмамлап, операторлар Рамил Фазылҗанов белән Марат Габделәхәтов торбалардагы сөтләрне кудырып, инде юдыру эшләренә керешкән иделәр.Сыер савучылар маллар каршында торган терлек азыгын рәтләп, һәрберсе үз төркемендә нәрсәдер эшләү белән мәшгуль. Сыер абзарларының үз исемнәре дә бар биредә, берсе – әрмән, икенчесе – чечен, өченчесе – мсу. Бу исемнәрнең кайдан килеп чыгышын алар үзләре дә төгәл белми, кем төзегән, шуларча аталган дип беләбез, диләр елмаеп.

Ферма эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен баш зоотехник Илһам Рәфыйков белән сөйләшеп алдык.

– Безнең фермаларда барлыгы 2100 мөгезле эре терлек бар, аларның 1379 башы шушы фермада, ә калганы өстәге фермада урнашкан. Биредә 667 савым сыеры бар һәм тугыз ай эчендә без 40309 центнер сөт җитештерә алдык. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 602 центнерга күбрәк. Ит җитештерүгә килгәндә, 2935 центнер җитештерелеп, 2021 ел белән чагыштырганда 245 центнерга артыграк. Тугыз ай эчендә бозау алымы 637 баш булды. Быел көтүне яңарту максатыннан 219 баш тана керттек. Шул ук вакытта сөтсез, кысыр 188 баш сыер бракка җибәрелде. Алда санап киткән барлык нәтиҗәләргә белгечләребез белән бердәм команда булып, бер максатта эшләп ирештек. Сөт учетын алып баручы Лилия Фәйзерахманова, ферма мөдире Нина Исаева, баш мал табибы Искәндәр Батыршин, мал табибы Халит Шакиров, терлекләрне ясалма орлыкландыручылар Газинур Закиров һәм Чулпан Галиева һәркайсы үз эшләренең осталары. Гомумән алып караганда, мөгезле эре терлекләр фермасында 56 кеше эшли, шуның 26сы сыер савучы. Алар – Раушания Закирова, Гүзәлия Нәкыйпова, Чулпан Габтеләхәтова, Ләйсән Гыйззәтуллина, Гета Павлова, Сурия Фазылҗанова, Энҗе Әдһәмова, Роза Закирова, Раушания Нәбиева, Галина Байгельдина, Гөлсинә Зарипова, Алсу Нәбиева, Йолдыз Зиннәтуллина, Света Анисимова, Лилия Габдуллина, Рамилә Зиннәтуллина, Фирдия Хөснетдинова, Люция Салихова, Рәмзия Шакирова, Фирүзә Габделхакова, Рәмзия Әсхадуллина, Гөлшат Гыйззәтуллина, Гөлсу Баһаветдинова, Марина Данилова, Гөлшат Вәлиева, Людмила Раимова. Иң авыр бүлекләрнең берсендә – бозаулатуда Кадерия Галимуллина эшли. Бозау тәрбияләүдә Фәүзия һәм Нәкыйп Хәйретдиновлар, Рәдиф Сафиуллин, Альфира Мөдәрисова, Фәзил Мөдәрисов, Зоя Платонова, Ришат Минһаҗетдинов; үгезләр симертүдә, буаз сыерларны һәм сөт ташлаткан сыерларны тәрбияләүдә Фәнис Вәлиуллин тырышып хезмәт куя. Ике фермада өч каравылчы эшли – Илдар Закиров, Айдар Бурнатский, Фиргать Шәмсетдинов. Дүрт тирес чыгаручы слесарьларыбыз бар, алар – Алексей Байгельдин, Михаил Исаев, Расил Баһаветдинов, Григорий Ускиев. Бүгенге көндә ялланган өч кешелек бригада сыерларның тоякларын кисеп, дәвалыйлар. Инде яңалыкларга килгәндә, узган елның декабрь аенда стационарлы миксер алып куйдык. Аның белән эшли башлаганнан соң безнең маллардан чыга торган азык калдыклары кимеде, шул сәбәпле азык та экономияле тотыла башлады. Шул миксерны эшләтә башлаганнан соң сөтләр дә артып китте. Анда безнең тегермәнче булып Дамир Салихов, хисап эшләрен алып баручы Энҗе Мотыйгуллина һәм төрле эшләрне башкаручы Илшат Газыймҗанов хезмәт куя. Алар үз эшләрен бик әйбәт башкаралар. Терлек азыкларын Рамил Мубаракъянов төяп тора, ә ике тракторчы Рамил Зәкиев белән Илфар Миңнемуллин АКМнар белән иртәнге сәгать биштән терлекләрне ашатуга керешәләр.

Савым сыерларына 15 килограммнан сенаж һәм силос, 4 килограмм ашлык фуражы, 3 килограмм кукуруз фуражы, ике килограмм рапс шроты һәм 5 килограмм чөгендер жомы бирелә. Бүгенге көндә бер сыерга 25 килограммнан артык сөт савып, көнлек савылган сөтнең күләме 17 тоннадан арта. Уртача артымнарга килгәндә, симертү үгезләрендә – 1100, яшь бозауларда – 850, таналарда 800 грамм, – дип сөйләп узды шушы тармакта озак еллар эшләүче Илһам Рәфыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев