Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Хезмәтебезгә хөрмәт зурдан» - 2

Эш шартларының чыннан да җиңеләюеннәнме, әллә яшьләрнең авыл хуҗалыгына карата карашлары үзгәрүдәнме биредәге коллективта да яшьләрне байтак күрергә туры килде.

Сыер савучы апалар белән сөйләшкәндә алар үткәндәге авыр кул хезмәтенең беткәненә сөенечләрен белдерделәр. Ор авылында туып-үскән, 1990 елда Яңгулга килен булып килгән Раушания Закирова 1993 елдан сыер савучы булып эшли. Утыз елга якын әлеге хезмәттә тәҗрибәсе булган Раушания ханым эшенең нечкәлекләре хакында сөйләп, арба өстеннән сәнәк белән ашау сала, чиләк-көянтә белән бардалар ташый идек, трактор арбасы өстеннән чөгендер, бәрәңге сала идек, болары бигрәк тә үзәккә үткәне, ул чак-ларда яман авыр иде. Хәзер инде кул хезмәте калмады да диярлек, малларның асларын кырабыз да, саламнар таратабыз, диде.

Алдынгы сыер савучы Рәмзия апа Әсхадуллина да сыер савучы булып 29 ел эшли, шушы еллар эчендә хезмәтләренә карата булган хөрмәткә бик тә рәхмәтле булуын белдерде ул.

– Сүземне үзебезнең җитәкчебез Мәгъсүмҗан Равил улына зур рәхмәтләремне ирештерүдән башлап җибәрәсем килә. Ел саен сыер савучыларны шифаханәгә юллама биреп, ял итәргә җибәрә. Безнең сәламәтлегебезне кайгыртып, аны ныгытыр өчен шундый шартлар тудыруына бик сөенәбез. Терлекчеләр өчен кафеда бәйрәмнәр дә оештыра. Эшкә дә җәяү йөрмибез, автобус белән йөртәләр. Кызыксындыру чаралары да тудырылган, ел ахырында премияләр дә бирелә, унөченче хезмәт хакы дигән әйбер дә сакланып килә әле бездә. Күп хуҗалыкларда инде стажларны да бетерделәр, бездә әле анысы да бар һәм хезмәт хакы исәпләнгәндә аның белән дә өстәмә алабыз. Печәннәр, ашлыклар да вакытында бирелә. Быел менә ун рулон печән алдык, аның ике рулоны бушка бирелде. Һәм шушы бирелгән әйберләрнең акчасы хезмәт хакыннан бүлеп кенә тотылып калына, берьюлы алып калмыйлар. Мондый шартларда инде рәхәтләнеп, сөенеп эшли торган. Элек, мәсәлән, онны үзебез алып кереп сибә идек. Кыш көне урамда көтеп торып туңып бетә идек. Жмыхларны да, кукуруз оннарын да үзебез капчыкка тутырып ташый идек. Хәзер инде барысы да миксерга салына һәм трактор белән эшләнелә, безгә шуның кадәр кул көче кертеп эшләрлек эш тә юк, – ди әңгәмәдәшем.

Эш шартларының чыннан да җиңеләюеннәнме, әллә яшьләрнең авыл хуҗалыгына карата карашлары үзгәрүдәнме биредәге коллективта да яшьләрне байтак күрергә туры килде. Әлбәттә, кадрларга кытлык булмаса, үз җирлегеңдә эшләр кеше булса, бу инде эшне оештырырга да җиңеллек бирә.

Әлеге хуҗалыкның тау башында урнашкан тагын бер фермасы бар. Алдагы язмабызда без андагы хезмәт ияләре белән дә танышып үтәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев