Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәтнең тире — ачы, җимеше татлы була

Быел кышның карлы килүе басу-кырларга тиз генә чыгарга мөмкинлек бирмәс әле, дигән шикләнүләр күпмедер туры да килде, юк та.

Быел кышның карлы килүе басу-кырларга тиз генә чыгарга мөмкинлек бирмәс әле, дигән шикләнүләр күпмедер туры да килде, юк та. Бүгенге көндә һәрбер хуҗалыкта язгы кыр эшләре башланып китте. Ләкин менә басуларның артык юеш булуы гына эшләрне планлаштырган буенча алып барырга мөмкинлек бирми. Кайсы басу өлгерә, шунысында эшлиләр. «Борнак» җәмгыятендә дә хәлләр шундыерак, ләкин бүгенге көндә инде биредә язгы чәчү эшләре дә тулы куәтенә бара дип әйтерлек нигез бар. Хуҗалыктагы эшләр белән җәмгыятьнең баш агрономы Ранил Әхмадуллин таныштырды. 

Иң беренче чиратта без уҗым басуларын күзәтеп уздык. Чөнки көзге чәчүдән соң көннәрнең коры торуы, уҗымнарның кыш алдыннан нык булып калмавына сәбәпче булды. Шулай да бүгенге көндә алар торышын күреп сөенерлек. Соңгы елларда көзге бодай кышны начар чыкса, быел, шөкер, нәтиҗәләр куандыра. Арышның өстәп чәчкән мәйданнары да инде матур итеп тишелеп, уҗымнарны куып җитәргә тырышалар. 

— Уҗымнар әйбәт кышлады, көзге бодайның мәйданнарын бозарга да, өстәп чәчәргә дә туры килмәде, аның бездә «Скипетр» һәм «Льговская 4» сортлары игелә. Арышның «Подарок» сортын үстерәбез, аның 67 гектарын өстәп чәчтек. Бүгенге көндә уҗымнарны тулысынча тукландырып, алар үсә торган мәйданнарны тырмалап чыктык. 

Гомумән, язгы кыр эшләренә 13 апрель көнне керештек, ул көнне без көзге бодайны тукландырырга чыктык. Ә инде 24 апрель көнне кормосмесь чәчеп, чәчүгә старт бирдек. Бүгенге көндә зябь тырмалау, шулай ук күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау эшләре алып барыла. Тырмада «МТЗ-1221» тракторлары белән Алексей Якимов, Сергей Никифоров, «ВТГ-90» тракторы белән Николай Асаков эшлиләр. Күлти эшләрен «К-742» тракторын иярләүче Анатолий Филиппов һәм «Т-150» белән Ленар Муллагалиев башкаралар. Катоклауда Алексей Иванов белән Андрей Игнатьев хезмәт куялар. Шулай ук люцерна чәчтек, бу эшне «МТЗ-82» тракторы «СПУ-6» чәчкече белән Николай Константинов башкарды, ә бүгенге көндә инде ул каток агрегаты белән эшли. Инде бөртеклеләрне чәчү эшенә дә тулысынча кереп киттек. Дөрес, әле зябь тырмаланмаган басуларыбыз да бар, мәсәлән, Карык Сөрмә авылы янындагы басулар әле юеш, — дип, бүгенге көндә барган эшләре белән таныштырып узды баш агроном.

Без килгән көнне (29 апрель — З. Ф.) «К-742» тракторы «Амазон» чәчкече белән Айрат Ешимбетов бодай чәчә иде, аңа «КамАЗ» белән ашламаны Валерий Горлов, симәнәне Раузит Габдрахманов алып килеп торалар. Айрат күп еллардан бирле игенче алдына язгы чорда иң зур бурыч итеп куелган чәчү эшләрен башкара. Үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкаручы механизатор ул, аның кебек тырыш тракторчы, шул ук вакытта комбайнчы да булган Илдар Шакировны да атап китми булдыра алмыйм. Елның 365 көнен дә хезмәттә үткәрә торган кешедер ул. Чөнки хуҗалыкка ничә килсәм дә, аны басу-кырларда очратам, әлегә ул тракторда чәчү чәчсә, инде мул игеннәр өлгергәч ул комбайн белән урып-җыю эшләренә керешәчәк. Бүгенге көндә Илдар Шакиров «МТЗ-82» тракторы «УПС 8» чәчкече белән кукуруз чәчә, аңа «КамАЗ» белән Яков Игнатьев ашлама һәм симәнә алып чыгып тора. Өченче чәчү агрегатында «МТЗ-1221» тракторы белән Владислав Никитин эшли. Аңа «ГАЗ-53» машиналары белән Николай Копаров — ашлык, Салих Галимҗанов ашлама алып килеп торалар. Әлеге шоферлар икесе дә инде тәҗрибәлеләр. Машиналарын да биш бармакларыдай белеп, карап, төзекләндереп кенә торалар. Салих абый инде лаеклы ялда, алай да яраткан эшеннән туктамаган әле ул, Николай агага да лаеклы ялга күп калмаган инде. Яшьләр өчен үрнәк булган әлеге өлкәннәргә ныклы сәламәтлек белән, хезмәтләреннән сөенеп эшләргә язсын. Чәчкеч артында йөрүчеләр — Илнур Хәбибуллин, Виталий Кузнецов һәм Роман Коняев.

— Быел 712 гектарда — бөртеклеләр, 440 гектарда — кормосмесь, 313 гектарда люцерна чәчәргә планлаштырабыз. Кукуруз мәйданнары артты, узган ел 260 гектар чәчкән булсак, быел 347 гектар. Шулай ук бер яңалыгыбыз да бар — сугып сатар өчен 70 гектар җиргә вика чәчтек. Аңа бәя бик әйбәт, сораучылар да күп. Бәя ягыннан гына түгел, туфракка да файда калдыра торган культура ул. Җирне дә азотка баетып калдыра, аның артыннан көзге культуралар чәчсәң дә бик уңышлы, — диде Ранил Әхмадуллин.

Хезмәтнең тире — ачы, җимеше татлы була, диләр. Чыннан да, әлегә тир түгеп эшли торган чор. Туфракта дым бар, инде тиешенчә җылы көннәре дә булса, орлык-лар озак ятмас, шытып та чыгарлар. Күз ачып йомганчы үсеп, август аенда инде уңышларын да бирерләр. Мулдан булсын иде ул уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев