Хөрмәт - иң зур бүләк, ди Алан сыер савучылары (фото)
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Шуңа күрә алар түземле, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар.
Таң әтәчләреннән дә иртә торып, кар-буран, җил-яңгыр дими, һәр көн эшкә ашыга алар. Бүген сүз авылыбыз фермасында хезмәт куючы сыер савучылар турында булыр.
Хәзерге вакытта Алан фермасында 476 баш сыер бар, шуның 415 савыла. Сыер савучылар өч сменага бүленеп эшли — ике смена эшләгәндә, берсе ял итә дип аңлаттылар.
Мин килгәндә икенче сменага дип эшкә килгән 23 ел биредә хезмәт куючы Гөлнар Галимуллина, Резеда Идрисова (12 ел), Рәйсә Әхмәтшина һәм Энҗе Гафуровалар (10ар ел) сыер торакларында көндәлек эш белән мәшгуль иде. Башта сөтлебикәләрне утардан кертәләр, аларга су салалар, ашаталар, асларын кыралар, аннары савымга керешәләр. Савылган сөт махсус торбалар буйлап суыткычка үтә.
Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә җиңеләйтүен. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк бит.
Алар савып алган сөттән ничәмә-ничә төрле ризык ясалып, безнең табыннарга килә. Бәлки кайдадыр аларның кул көче кергән сөтне ап-ак яулык бәйләгән әби-апаларыбыз мәтрүшкәләр салып тәмләп чәй эчәдер, бәлки әлеге сөттән ясалган туңдырманы берәр сабый сөенә-сөенә ашыйдыр...
Алда санап үткәннәрдән кала, бу катлаулы һәм зур көч сорый торган һөнәрне Фәимә Нигъмәтҗанова, Зәкия Корбанова, Фәнил Нигъмәтуллин, Энҗе Т. Гафурова, Радик Нәбиев, Миләүшә Әүһәдиева, Фәнзия Рәхмәтуллина, Гөлнара Кадыйровалар да сайлаган. Хезмәтегез белән хөрмәтле сез, авылдашлар!
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Шуңа күрә алар түземле, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар.
Шулай итеп, балачакта әнием артыннан атлаган сукмакларны таптап, фермаларны урап, хәзер анда эшләүче абый-апаларга сокланып кайттым!
P. S. Фермага «сәяхәт» сыер савучылар белән генә тәмамланмады әле. Калганы алдагы язмаларда урын алачак.
Рузалия Тимербаева,
Алан авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев