Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа афәт ишек какты яки тилчә (ящур) чире безгә ни белән яный

Африка чумасы дип дуңгызларны, тавык гриппы дип кош-кортларны яндырдык, инде менә яңа афәт ишек какты. Бу юлы - тилчә (ящур) чире баш калкытты.

Әлеге чир белән районыбызда 1950-1960нчы елларда ныклы көрәш барган. Иске Көшкәт, Балтачның терлек хәзерләү пункты (заготскот), Иске Торҗа, Сырья, Алан авылларында тилчә чире ачыклангач, маллар юкка чыгарылган. Әлеге вакыйганың шаһите, ул заманда "Яңа тормыш" колхозына кергән Алан авылында үгезләр симертүче булып эшләгән Ясирә Тимербаева шул еллардагы истәлекләрен барлады:

- Тилчә чире ул вакытта колхоз малында ачыкланган иде. Шуңа да фермаларга керә торган җирләргә, аяк астына, махсус җайланмалар ясап куйдылар. Без көн дә абзарларны юып чыгара идек. Дөрес, хәзерге кебек барлык малларны яндырмадылар, бары бик каты авырганнарын гына. Шулай ук кешегә күчә дип тә кисәтмәделәр, йорт малына иярер дип тә белмәдек.
Әйе, элекке еллар белән хәзергесендә аерма күп. 5 октябрь көнне Башкортостан республикасы Туймазы районы Үрмәкәй, Кандра һәм Йәрмөхәмәт авылларында, шулай ук "Нур" җәмгыятендә әлеге чир барлыгы ачыклангач, 1000 башка якын мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә һәм дуңгызлар үтерелеп, яндырылды. Димәк, әлеге афәт гади халык өчен дә бик күп зыян китерергә сәләтле. Шуңа да ничек аның корбаны булмаска дигән сорауга җавапны районның баш ветеринар табибы Алмаз Исрафилов һәм Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гарипов белән эзләдек.

- Илгизәр Габделмәүлетович, әлеге чир белән тулырак таныштырып китегезче.

- Тилчә - бизгәк, гомуми агулану, авыз эче, сөт бизләре тиресе, тояк аралары бозылуга китерүче йогышлы авыру. Тилчәне мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, кәҗә һәм сарыклар аеруча йоктыручан. Ул авыруга кыргый хайваннар да бирешүчән. Бу авыру терлекчелек продуктлары, тирә-юньдәге төрле әйберләр аша, авыру терлекләр белән аралашканда йога. Вирус 2-3 айга кадәр тышкы тирәлектә сакланырга мөмкин. Сөттә ул 25-30 сәгать, майда, суыткычта 45 көнгә, казылыкларда 50, киемдә 100 көнгә кадәр саклана. Хуҗалыкта тилчә килеп чыкканда аны юк итүгә һәм тагын да таралуыннан саклануга юнәлдерелгән катгый карантин-чикләү чаралары үткәрелә.

- Алмаз Зөлфәтович, тилчә чиренең беренчел билгеләре булып нәрсәләр тора?

- Әлеге авыруны бик еш төерле дерматит белән бутыйлар. Чөнки авыруның клиник билгеләре охшаш: ике авыру вакытында да тире өслеге, лайлалы өслекләр зыян күрә. Башкортостан очрагында да авыру билгеләре сыер җиленендә күренә. Анализ алганнан соң, тилчә диагнозы раслана.

Шулай ук тилчә чиренең билгеләре булып, тояк арасында эрозия барлыкка килүләр дә тора. Инкубация чоры 7 көнгә сузыла һәм авыруны раслаучы факторлар шуннан соң сизелә башлый.

Башкортостанның карантинга ябылган авылларыннан безнең Ютазы районына кадәр нибары 40-45 чакрым. Шуңа да бу афәт Татарстанга да үтеп кермәс дип әйтеп булмый. Аны булдырмау максатыннан, Актаныш, Ютазы, Баулы, Мөслим, Азнакай районнарында ветеринария инспекторлары 11 постта кизү тора. Алар һәрбер машинаны тикшереп, дезинфекция ясап, ит, сөт, терлек булган машиналарны кире боралар.

- Илгизәр Габделмәүлетович, ә кешеләргә әлеге чирдән куркыныч яныймы соң?

- Әйе, вирус белән йогышланган продукт кулланса, мәсәлән, кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал. Югары температурада вирус бик тиз һәлак була, сөтне, һичшиксез, пастеризацияләргә кирәк. Ә инде чирле терлекләр белән эшләүчеләргә (сыер савучыларга, дәвалаучыларга, суючыларга) вирусның, турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә, маллар төчкергән, ютәлләгән вакытта һава аша да, аларның пычрагы-бүлентеге эләккән предметлары аша да йогу куркынычы бар.

Кешеләрдә тилчәнең төп билгеләре көчле башлана, калтырау, баш авыртуы, мускулларда авырту, тән температурасы 38-39,5 градуска кадәр күтәрелә, бизгәк 6-9 көн дәвам итә. Аннан соң 1-2 көннән авыз кибә, яна башлый , кече йомышны башкарганда, йотканда авыртулар, селәгәй ага башлый, тән тиресендә, лайлалы тышчаларда сыекчалы кечкенә куыкчыклар барлыкка килә һ.б.

- Сер түгел, авыл халкының төп кәсебе - ул мал асрау. Күпчелек очракта капка төбенә кадәр китереп сатып та бирәләр. Мондый очракларда, ягъни читтән мал сатып алганда гади халык үзен ничек саклап кала ала?
- Кемнән генә, нинди генә мал сатып алганда да, аның ветеринария белешмәсен сорарга кирәк. Чөнки сатып алган вакытта мал сау-сәламәт күренергә, ләкин анда инде инкубация чоры булырга мөмкин. Шуңа да мал сату белән шөгыльләнүчеләр кайдан да мал алып кайтканда аны башта 21 көн карантинда тотарга тиеш, тик ни кызганыч, әлеге шартларны үтәүче эшмәкәрләр юк. Һәм нәтиҗәдә кемнеңдер салкын карашыннан гади халык зыян күрә. Башкортостанда карантин булу сәбәпле, мал ташучыларга мөрәҗәгать итәсебез килә. Әлеге республикадан терлек һәм терлек продукциясе алып кайту тыела. Чирле мал сатучылар административ һәм җинаять җаваплылыгына да тартылачак.
- Алмаз Зөлфәтович, хуҗалыгындагы малда шикле билгеләр барлыкка килә башласа райондашларга нишләргә?

- Хөрмәтле райондашлар, хуҗалыгыгыздагы малда авыру билгеләре күрсәгез, кичекмәстән район ветеринария станциясенә килегез. Шулай ук яшерен төстә мал сатучыларны белсәгез, аноним рәвештә 2-62-57, 2-59-57 телефон номерларына яки участок мөдирләренә хәбәр итүегез сорала.

Һәм шуны да истән чыгармасагыз иде, авыру малны суеп кына әлеге чирдән котылып булмый. Чөнки бу очракта бөтенләй дә кан чыгарырга ярамый. Никадәр генә авыр булса да, тилчә чире диагнозы куелган мал үтерелеп, яндырылачак.

Әңгәмәдәш - Зәлия Фәйзрахманова
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250