Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа бәрәңге ашыйсызмы әле?

Бу вакытта нинди бәрәңге, чүп утыйбыз, колорада коңгызы белән көрәшәбез, агу сибәбез... дияргә ашыкмагыз. Анысы да дөрес. Тик арабызда уңган, өлгер хуҗалар-хуҗабикәләр дә бар

Бу вакытта нинди бәрәңге, чүп утыйбыз, колорада коңгызы белән көрәшәбез, агу сибәбез... дияргә ашыкмагыз. Анысы да дөрес. Тик арабызда уңган, өлгер хуҗалар-хуҗабикәләр дә бар: ел да иртә өлгерә торган сортлы бәрәңгеләр утыртып, июнь азагында инде яңа бәрәңгедән авыз итүчеләрне беләм. Андый сортлы бәрәңгеләрегез булмаса да, гадәтиләре өлгерергә дә күп калмады. Шуңа күрә бу рецептны  югалтмагыз. Кирәге чыгар. Ашап караганнар бик тәмле ди...

Яшь бәрәңгене юабыз, тозлыйбыз да, суда пешерәбез. Суын түгеп, мул итеп сыер мае салып, ике яклап табада кыздырабыз. Кызаргач, вакланган ике төш сарымсак, ваклап туралган укроп салып болгатабыз да, сүндереп, капкач ябып, 5 минут парландырабыз. Тиз дә, җиңел дә, тәмле дә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге