Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа иген уңышына юл бүгеннән башлана (+ бик күп фото)

Җәйге урып-җыю тәмамлангач, басу кырларны эшкәртеп, киләсе елның уңышын кайгыртканнан соң техникалар гаражга җыелып, ялга туктый. Тик механизаторлар, игенчеләр, шоферлар өчен эш бетми, бары тик хезмәт фронты гына үзгәрә.

Замана таләпләре буенча эшләргә тырышкан, чәчүне дә сыйфатлы башкарып, яшел азыкны да, игеннәрне дә югалтусыз җыеп алырга максат куйган хуҗалыклар машина-трактор паркларын яңартып торырга тырышалар. 2020 елда алынган техникалары буенча «Сосна» җәмгыяте дә шундыйлардан булуын дәлилли. Узган ел биредә «Амкадор» погрузчигы, «Беларусь» тракторлары, «Буран-2500» сиптергече, җир эшкәртү агрегатлары, печән җыйгыч, «КамАЗ» һәм «Нива» машиналары алынган. Техниканы яңарту механизатор һәм шоферларның эшен уңайлату максатыннан да эшләнә.

«Хезмәт десанты» «Сосна» җәмгыятенә килгән көнне машина-трактор паркында эш гөрли иде. Гадәттә, башка җирләрдә, кыш көне паркта кеше эзләп табуы кыенрак, ә монда кайсы гына гаражга кермә, бөтен җирдә хезмәт кешесе каршы ала. Кемдер тракторын төзекләндерә, икенче берәү «КамАЗ» кабинасын алга төшереп, шунда казына, өченчеләре чәчү агрегатларын әзерли... Шул арада берсе белән берсе киңәшләшеп, шаярышып алырга да вакыт табалар. Гомумән, эшнең тәмен белеп башкаралар. Моңарчы кая гына барсак та яшьләр хуҗалыкта эшләргә бик килми хәзер, шәһәргә китү ягын карыйлар, дигән сүзләр ишетә идек. «Сосна»да бу юнлештә ничегрәк булуын газетабызның алдагы саныннан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев