Яңа исемнәр, яңа батырлар яки “Хезмәтегез алдында баш иям”
– Бу җирләрдә хезмәтсез, тырышлыксыз гына бернигә дә ирешеп булмый. Тәртә тыксаң, тарантас үсә торган җирләр түгел бу. Шуңа күрә сез ирешкән нәтиҗәләр Балтачны республикада йөзек кашы булырдай, хезмәтле, эшле, дәрәҗәле район итә.
Берничә ел өзеклектән соң инде рәттән бишенче тапкыр үткәрелүче “Алдынгылар слеты” бик күпләр өчен көтеп алынган бәйрәм. Мин үзем бәйрәмгә быел нинди үзгәлек кертерләр икән дип тә кызыксынам, җиңүчеләр, батырлар арасында танышлар күбрәк булырмы, әллә яңа исемнәрме дип тә көтәм. Кызыксынучыларның күплеген сайтыбыздагы мәгълүмат та раслый: әлеге бәйрәмнән фоторепортажны караучылар ел саен бик күп була.
Быел да искәрмә түгел. Әмма гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: район сайтларының берсендә, әлеге бәйрәмне кирәксенмичә, “шушы бәйрәмне оештырган акчага, бер трактор алып, артта калганына бирсәгез, яхшырак булмыймы?” – дип, үз фикерен белдерүче “аноним” да табылды. Бу сүзләрне, бердән, авыл хуҗалыгы өлкәсеннән шактый ерак (әйтик, трактор бәясен, аларның фәләнчә миллионнар торуын белмәгән) кеше язганга да, “аноним” буларак та, күрмәмешкә сабышу кирәктер, бәлки. Әмма, миңа калса, “битлек” киеп, кесәдән йодрык болгап, җәмәгатьчелек фикере уятырга тырышулар күбәеп китте. Өстәвенә, һәрбер эшләнгән эшкә, һәр чарага, һәрбер яңалыкка. “Яхшы эшләгән колхозчының ни гаебе бар, зуррак итеп үткәрсеннәр”, – дип җавап кайтаручы булу икеләтә сөендерә бу очракта. Әле үткәрелмәсә, башка районнарда үткәрелә, бездә эшләгән кешегә кадер юк, диючесе дә табылыр һәм аны хуплаучылар да күп булыр иде. Үткәрелмәгән елларда бу җәһәттән моң-зар булды дип беләм. Болары сүз уңаеннан, бу бәйрәмнең кирәклеген, мөһимлеген, хезмәт кешесенә хөрмәтнең беркайчан да артык булмавын искәртү өчен генә иде. Әнә, бу көнне дә һәр төркемдә дистәләрчә кеше сәхнәгә менде, йөзләрчә кеше залга кергәндә үк бүләкләнде – бөтен кешегә хөрмәт дигәнең берьюлы күрсәтелә алмаса да, килешәсездер, бу саннар да аз түгел. “Безнең алдынгыларыбыз бу залга гына сыеп бетми. Бүген биредә шуларның иң-иңнәре генә”, – диюләр дә “кызыл” сүзләр генә түгел, чынбарлык. Нәкъ менә шул сәбәпледер, быел сәхнәгә менүчеләр арасында танышлар бик аз иде, яңа батырлар, яңа исемнәр күп булды. Бу кадәресе сөендерде генә. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте: батырлар арасында яшьләр күп иде. “Авылда эшләүчеләр калмый инде”, – дип кайгырышсак та, әле бездә өмет бар икән дияргә була.
Быелгы бәйрәм аеруча әзерлекле булып тоелды миңа, өзеклекләр, ялганышсыз урыннар калмаган иде. Бәйрәмнең безне үткән гасырның сиксәненче елларына – район радиотапшырулары аша булса да алып кайтуы, ул еллардагы танылган диктор Нурулла Галиевның: “Бүген бездә бәйрәм, алдынгылар слеты” дип, шул уңайдан хәзерләнгән тапшыру язмасын яңгырату белән башлануы, миңа калса, буыннар бәйләнеше, матур традициянең дәвамы турында да сөйли.
Бу романтик башлангычка, сәхнәнең заманча бизәлеше, вакыт-вакыт игеннәр өлгергән басу-кырларга, вакыт-вакыт туган ягыбызның матур “почмак”ларына әйләнүе, әнә шул мохиткә аваздаш шигырләр, җырлар, алып баручы Галия Йосыпова белән Ирек Фатыйховлардан башлап, һәр чыгыш, һәр концерт номерының бәйрәм бизәге булырдай итеп дөрес сайлануы (танылган җырчы Чулпан Йосыпова һәм якташыбыз Рафил Җәләлиевлар катнашу тагын бер бизәк булды) бу чараны бер тында карала торган, ихлас бер чарага әйләндере.
Бу көнне саннар аз яңгырады. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да аларның иң-иңнәрен, берничәсен генә әйтеп китте. Ихлас рәхмәт сүзләреннән соң ул: “Хезмәтегез алдында баш иям,” – диде һәм залда утырган һәм бу залга сыеп бетмәгән барлык хезмәт алдынгылары алдында баш иде.
Балтачта эшләгән елларын һәрчак тормышының иң матур чоры дип искә алучы, бәйрәм кунагы ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышын: “Балтач мине эшләргә дә, кешеләр белән аралашырга да өйрәтте. Бу залдагы бик күпләрегез белән бер чорда бик матур итеп эшләдек. Балтач халкы алдында үземне бурычлы саныйм”, – дип, хисләргә бирелеп башлады.
– Бу җирләрдә хезмәтсез, тырышлыксыз гына бернигә дә ирешеп булмый. Тәртә тыксаң, тарантас үсә торган җирләр түгел бу. Шуңа күрә сез ирешкән нәтиҗәләр Балтачны республикада йөзек кашы булырдай, хезмәтле, эшле, дәрәҗәле район итә. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә беренче өчлектә булуыгыз ифрат авыр хезмәтегез нәтиҗәсе. Шулай ук мәгариф юнәлешендә беренче өчлектә, сәламәтлек буенча беренче унлыкта булу, демографик хәл буенча лидерлар арасында булу киләчәгегезнең дә өметле булын күрсәтә. “Мин” дип күкрәк какмыйча, тыйнак кына, шул ук вакытта зур тәвәккәллек белән эшләвегез дә ышаныч уята. Сез ирешелгәннәр белән генә чикләнә торган халык түгел, һичшиксез, үсеш мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Халык тыгыз булуга карамастан, һәр кешене эшле, шөгыльле итәрлек мөмкинлекләрне дә табарга кирәк. Район кырмыска оясыдай кайнап торырга тиеш. Шул чакта куйган максатларыгызга ирешерсез, – диде ул.
Бу сүзләрдән соң хезмәтләрендә аеруча зур күрсәткечләргә ирешкән бертөркем алдынгыларны бүләкләү бик тә урынлы килеп чыкты. Марат Готовичның үзенә дә күңелле сюрприз әзерләнгән иде. “Балтач районы алдындагы казанышлары өчен» медаленең (районыбызның шундый медале булдырылды) иң беренчесе аңа тапшырылды. Үз гомерендә шактый дәрәҗәле бүләкләр алса да, якташларының хөрмәтенә ул аеруча куанды шикелле. Әлеге бүләкнең беренче хуҗалары – районыбызның легендасы, Чепья музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, тугыз дистәсен тутырса да, әле дә хезмәт куючы, бик күп игелекле гамәлләре белән сокланырга мәҗбүр иткән Гарифҗан ага Галиев һәм унбиш бала әтисе, соклангыч гаилә башлыгы, хезмәт батыры Пыжмарадан Хәбир Мөхәрләмовларны да зал ихластан алкышлады.
Батырлар сәхнәсенә ул көнне алдынгы сыер савучылар, терлекчеләр, механизаторлар, шофер-комбайнчылар, белгечләр, социаль-мәдәни тармакларда эшләүчеләр арасыннан да иң-иңнәр менде. Шәхси эшмәкәрләрне дә, иң күп сөт җыйнаучы, иң күп сөт тапшыручыларны да онытмаганнар. Сыер савучыларның күпчелеген сәхнәгә “заманча җиһазландырылган саву залларында эшләүче” дип чакыру күпне сөйләсә, терлек симертүчеләр арасында ир-егетләрнең күплеге күзгә ташланды. Хуҗалыклар арасында да күнегелгәннәре генә түгел, яңалары булу икеләтә сөендерде. Алдынгыларны район җитәкчеләре Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллиннар котлады. Башкаладан килгән кунаклар да балтачлылар турында бик матур фикерләр әйтеп, бүләкләр тапшырды. “Эшмәкәрлекне үстерү, өстәмә эш урыннары булдыру буенча планнарыбыз бар”, – диде район кураторы, төзелеш һәм архитектура буенча ТР дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автҗоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов. “Әле күптән түгел генә Президентыбыз Балтач, аның кешеләре турында шулкадәр хискә бирелеп, шулкадәр җылы итеп искә алды. Бу сезнең хезмәткә бирелгән бәя”, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев.
– Мондый бәйрәмдә ничәнчесен катнашамдыр инде, белмим, ике дистәгә якындыр. Әмма һәр елны дулкынланып киләм, көтеп алам. Хезмәтеңә вакытында тиешле бәя бирү, хөрмәт күрсәтү бик кирәк. Дәвамлы булсын, башкаларга да шушындый бәяне тоярга язсын, – дигән иде бәйрәм алдыннан, күргәзмә залында очрашкач, “Кама” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Хәбир Мөхәрләмов. Бу бәйрәмдә катнашкан һәркем шундый хис-теләкләр белән таралгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев