Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа техникаларны күреп күңел сөенә

Эшләп тә күрсәтә бу «Борнак» җәмгыяте хезмәтчәннәре. Уракка төшкәнче дип болыннардан кайтып кермиләр, кышка терлекләргә мул итеп печән әзерлиләр, сенаж туплыйлар.

Июнь башларында яуган яңгырлар печән уңышына әйбәт йогынты ясаган, җәмгыятьнең үзенә дә, хезмәтчәннәргә дә өләшергә печән җитәрлек булган. Борнакка коеп яуган яңгырлардан соң төшәргә туры килгән иде. Басу-кырларда печән чабып булмаганлыктан, ул көнне барлык техника да машина-трактор паркында иде. Әмма, ялгышканмын булып чыкты, “Полесье» комбайны белән Рәфыйк Габделхаков килеп керде, басудан малларга печән урып кайтып килеше икән.

- Яңгыр яуды дип малларны ач тотып булмый, кереп була торган җирләрдән урып кайттым, - ди ул үз малларын кайгырткандай.

Яңгырга сылтап механизаторлар тик ятмый, бригада булып оешып, җил-давылдан зыян күргән терлекләр торагын төзекләндергәннәр.

 

- Ул яңгырларга куандык кына без , - ди җәмгыятьнең баш инженеры Рәдиф Нәҗипов. - Печән хәзерләүдә механизатор-шоферлар Яков Игнатьев, Михаил Кокров, Николай Константинов, Герман Коняев, Андрей Игнатьев, Ренат Нурмөхәммәтов, Рәфыйк Габделхаков, Николай Асаков, Владимир Якимов, Илдар Шакиров, Ренат Нәҗипов, Владислав Максимов, Раузит Габдрахманов, Анатолий Шишкин, Александр Антонов, Айрат Ешимбетов, Илгиз Закиров гаять тә тырышып хезмәт куйганнар.

Баз таптатуда Анатолий Филиппов белән Роман Коняев эшләгән. Биредә эш кешесе үз эшен белә, вакыт уздырып йөрми, әнә, парк мөдире Салих Галимҗанов без килгәндә гараж территориясен чистарта - печән чаба иде, без килгәч тә туктамады, чабуын дәвам итте. Җәмгыять җитәкчесе авыл өчен янып яши һәм эшли торган кеше. Хезмәтчәннәрен дә шулай күрергә тели. Әле менә күптән түгел зират коймасын яңартып куйганнар, агачларын да кискәннәр. Җәмгыятькә яшьләр килүе дә елдан-ел арта бара, аларны җир, торак белән тәэмин итү дә күз уңында тотыла. Эшлә генә, яшә генә авылда, җитәкчеләр ярдәм итми калмый, җәмгыятьтә эшләмәгәннәргә дә кайчак ярдәм итәргә туры килә дигәннәре белән дә килешми мөмкин түгел, нинди генә авырлык килсә дә авыл кешесе хуҗалык рәисе янына бара, я рәис аңа үзе килә, яки ярдәмен җибәрә.

Гаражларның берсендә гүзәл зат тавышы да ишетелеп киткәндәй булды, әллә техниканы иярләүче хатын-кызлар да бармы сездә дип көлешәбез, склад мөдире Гөлфинә апа Закирова икән, бер генә эшне башкармый икән әле, ягулыкка да җаваплы кеше, иртән путевкалар биреп эшкә озатучы да. “Без район газетасын яратып укыйбыз, бер елны да алдырмый калган юк, - ди Гөлфинә апа “Хезмәт”тән икәнлекне белгәч. - Иптәшем дә шушы җәмгыятьтә эшләп лаеклы ялга чыкты, язылу чорында “Хезмәт”кә язылдыңмы дип кенә тора,- дип күңелләрне хушландырды. Биредә җәмгыять рәисе дә хезмәтчәннәрен, пенсионерларын район газетасына яздырта.

Танылган комбайнчы Николай Асаков та без килгән көнне паркта иде - башта ярдәмчесе - улы, аннан үзе комбайннары янына ашыкты. Икенче бер гаражда Николай Копаров йөк машинасын ремонтлый. 1986 елдан бирле ел йөртә инде ул аны, һаман да сафта тота, “районда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә шуның белән барам, күбрәк ашлык илтәм”, ди уңган шофер. Заман җиленнән калышмый җәмгыять, быелга чыккач кына да, үз көчләре белән, 6 миллионнан артык бәягә «NOBA-340” маркалы комбайн алдылар, бер “МТЗ-82” маркалы тракторлы булдылар, (тракторның икесен дәүләт ярдәменә таянып алганнар иде), АКМ, култиватор, каток, роторлы чапкыч, яңа “К-700” тракторына тагарга гидравлик тырма... Бердәм булып, тырышып эшләгәндә генә акчалы булып, яңа техникага баеп була.

... Синоптиклар яңгырлардан соң коры, аяз, ямьле көннәр вәгъдә итте. Килде ул көннәр. Борнак уңганнары кояшлы аяз көннәренең кадерен белеп, җиң сызганып эшләде. Инде хәзер уракка төшәргә әзерләнәләр. Бирсен Ходай, бәрәкәтле хезмәтләр насыйп булсын да, сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Борнак» хуҗалыгы техника