Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш» кырларында эшләр гөрләп бара

Әле күптән түгел генә әлеге җәмгыять, аның эшсөяр халкы белән танышып, язып чыккан идек.

Чәчү чорында эшләренең ничек баруын күрү өчен басу-кырларны янәдән бер кат иңләдек. Һәрбер җирдә эшләр гөрләп бара. Газыймҗан Исмәгыйлев "МТЗ-82" тракторы белән 97 гектарлы басуда кукуруз чәчсә, Шамил Гыйльманов "А-90ТГ" тракторында арпа чәчү белән шөгыльләнә. Рамил Фазылҗанов "ДТ-75" "тимер ат"ында борчак чәчү өчен, "К-744Р2" тракторында эшләүче Ришат Әсхадуллин арпа чәчү өчен 110 гектар җирне әзерли. "Т-150"та эшләүче Илшат Нәҗипов культивация эшләре алып бара. Механизаторлар "Язның бер көне ел туйдыра", дип алны-ялны белми тырышып хезмәт куялар. Чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, тырышлыклары юкка китмичә, уңышлары да мул булсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250