Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Яңа тормыш”та 70кә якын ат асрыйлар

1997 елда, ул чактагы җитәкчеләре Равил Закиров инициативасы белән "Яңа тормыш"та ат асрау белән шөгыльләнә башлыйлар.

Киров өлкәсе "Восход" хуҗалыгыннан биш бия колымчак сатып алып кайталар. Аннан тагын бишне, икене, өчне... - хуҗалык "кесә"сенә карап, акрынлап баш санын ел саен арттыралар. Соңрак инде нәселле айгыр сатып алып, үзләре каплатып, колынчаклар үстерә башлыйлар. Моннан биш ел элек хуҗалыкның җитәкчесе алышынгач та, бу юнәлешне туктатмыйлар. Алай гына да түгел, яңа җитәкчеләре Мәгъсүм Сәйфетдинов хәтта иң корылыклы 2010 елда да баш санын киметмәү чарасын таба.
- Ел саен 39-40 колын алабыз, җәмгыять членнарына шуның 32-33ләбен сатып бирәбез, - дип сөйли хуҗалыкның баш зоотехнигы Хәмит Шакиров. - Алырга теләүчеләр бик күп. Яңа ел лотереясына, эш нәтиҗәләре буенча җиңеп чыккан механизатор, сыер савучыларга, терлекчеләр сабан туена, авыл сабан туе батырына, "Иң яхшы чәчү агрегаты"на... - бөтенесе унбер колын йә бүләк итеп, йә өлешчә, йә тулы бәясенә сатып бирелә.
Үткән көз көне генә лаеклы ялга киткән Габделхак ага Зариповны бик мактап сөйләделәр. Егерме елга якын атлар караган Габделхак ага соңгы ике елда районда иң күп колын алучы булган. Бүген аның эшен Марат Габделәхәтов дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250