Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш»та өч терлекче алты йөз терлек үстерә

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария табиблары терлекчелеккә айлык нәтиҗәләр буенча үткәрелә торган традицион семинар-киңәшмәнең быелгы сигезенчесенә «Яңа тормыш» хуҗалыгына җыелдылар.

Хуҗалыкның төп фермасыннан читтә, Яңгул авылын чыгып, олы юлдан аз гына эчкә кереп, буш җирдә төзелеп эшләүче ферма коллективының эшен сокланып карап йөрделәр. Иң ошаганы киң итеп төзелгән бер дистә карданың, алар янәшәсендәге биш лапас-абзарның һәркайсы янына туфли белән килеп була торган вак таш түшәлгән яхшы юллар булды. Аны «Балтачагрохимсервис» берләшмәсе эшләп биргән. Дүрт кат чимал ташып күтәртелгән бу юл 1 миллион 200 мең сумга төшкән. Запаста 10 мең тонна вак таш бар. Теләүчеләргә эшләп бирәбез, диде берләшмә директоры Наил Гыйләҗев. Карьерга якын хуҗалыкларга ташу чыгымнары кимеп арзанрак та булачак. Акча түләүне кичектереп тору мөмкинлеген дә бирәләр. Эшчесен чиста юлдан йөртергә теләгән җитәкчегә уйланырга урын бар.

«Яңа тормыш»тагы 2 мең башка якын мөгезле эре терлекнең өчтән бере - 600 башлабы шушы фермада әйләнештә йөри. Бирегә төп фермадан 85 килограмм авырлыктагы тана бозауларны китерәләр. Һәм алар 18 айдан. каплатылып, бозауларга 2-3 ай кала кире кайтарыла. Быел шулай төп көтүгә 125 баш тана чыгарганнар. 80 баш нәселле тана сатып, хуҗалыкка 5 миллион 778 мең сум акча керткәннәр. Торган урыннары әйбәт, ашату яхшы булгач таналар тиз үсә. Быел сигез айда аларның һәркайсыннан 728 грамм тәүлеклек артым алганнар. Сыйфатлы сенаж, силостан тыш, кечкенә бозауларга - 2, зурларына 3әр килограмм исәбеннән фураж бирелә. Ул АКМ агрегатында эшкәртелеп таратыла, алларында акбур, тоз. Абзарларда аслыкларны атна саен алыштырып торалар. Бер алыштырганда 100гә якын рулон салам кертеп таратыла. Авто эчергечләр куелган. Аны кыш көне дә катмаслык итеп электр белән җылытуга көйләгәннәр. Биредәге 600 башка якын терлекне ел әйләнәсе өч терлекче карый, чиратлап, бер көн эшлиләр, ике көн ял итәләр. Төнгә каравылчы куелган. Төлке ише кыргый җәнлекләр кереп бозауларга зыян салмасын өчен биш урында этләр бәйдә тора. Хуҗалыкның атлары да шушы территориядә иркен, уңайлы урыннарда асрала. Гомумән, ат тоту буенча күп җитәкчеләрнең «Яңа тормыш»лылардан өйрәнерлекләре бар. Бүгенге көндә тайлары белән барысы бергә 109 баш ат асрап яталар. Быел 46 биядән 45 колын алганнар. Шуларның барысын бер кеше - Марат Габделәхәтов карый. Нәсел айгырына канын тикшереп, вакытында прививка ясыйлар. Апрель аенда ул бияләр янына чыгарыла. Бияләр икенче язга колынлый башлыйлар. Колынлату өчен махсус 7 урын ясалган. Колыннарны хуҗалык эшчәннәренә төрле истәлекле көннәрдә я лоторея уйнатып, я жирәбә сикерттереп, арзанрак бәядән сатып, аерым очракларда бүләк итеп тә бирәләр. Халык мондый көннәрне көтеп ала, тай җиткереп булмый диләр. Файдасы юк дип, ат асраудан читләшкән хуҗалыклар җитәкчеләренә бик ачык җавап бу.

Семинарның киңәшмә өлеше Янгул мәдәният йортында үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, ветеринария хезмәте җитәкчесе Алмаз Исрафилов, идарә белгечләре район терлекчелегендәге узган айдагы эшләргә анализ ясап, кимчелекләрне һәм аларны төзәтү юлларын күрсәттеләр. Киңәшмә-семинар эшендә катнашкан муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин бер үк кимчелекләрнең ай да кабатлануын, аларны төзәтү буенча конкрет чаралар күрелмәвен күрсәтте. Монда сөйләшкән монда калсын дигән караш белән алга барып булмый. Әнә бракка чыгарылган сыерларны берәүләр килограммын 85 сумнан тапшырганда, икенчеләре 40 сумга да риза. «Уңыш» хуҗалыгына акча кирәкмидер күрәсен. Ай саен мондый терлекләрне түбән көрлек белән арзан бәядән сатуы турында сөйләшенә, ә нәтиҗә юк. Күпчелек хуҗалыклар көтүгә таналар кертү буенча да җитәрлек эшләмиләр әле. Кайберләре дуңгызларны да бетерде, сыерларның да баш саның арттырмады. Әле һаман яшел масса ашатып кына сыерлардан мул сөт алырга ният тоткан хуҗалык җитәкчеләрен һәм белгечләрен дә аңлап булмый.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250