Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш» җәмгыятендә — отчет җыелышы: район башлыгы ни дияр? (+фото, видео)

? Әлеге минутларда «Яңа тормыш» җәмгыятендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы бара. Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнаша.

«Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов 2021 елның игенчелек өчен иң авыр елларның берсе булуын ассызыклап үтте. Шул ук вакытта үзләреннән җибәрелгән кимчелекләрне дә атап үтте.

Терлекчелек тармагы буенча нәтиҗә ясаганда, ит җитештерүдә тагын да ныграк эшләргә кирәклеген, сөтне арттыруда кулланып булган барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәклеген, гомумән, терлекчелеккә игътибар арттыруны максат итеп куйды. Терлекчелектә эзлекле эшләү мәслихәт булуын җиткерде.

Механизация өлкәсендә булган проблемаларны да атап китте җитәкче. Техниканың искерүен дә таныды һәм киләчәктә машина-трактор паркын яңарту буенча максатчан эшли башларга кирәк, диде.

Сүзен тәмамлап, җитәкче коллективны яшәртү буенча эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Фото / видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек янгул Рамил Нотфуллин Яңа тормыш хуҗалыгы отчет җыелышы ел нәтиҗәләре