Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Яңа тормыш" җәмгыятендә техника төзеклеген тикшерү гадәти булмаган (+фото)

Техникаларның төзеклеген тикшергән вакытта хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов та катнашты.

Атна саен авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә траспортларның төзеклеген тикшерү чаралары үткәрелә. Шуның чираттагысында ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахмановтан тыш, район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рәниф Галимбеков белән “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева да катнашкан.
- "Яңа тормыш" җәмгыятендә барлыгы 28 трактор һәм 29 прицеп бар. Техникаларның төзеклеген тикшергән вакытта хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов та катнашты. Әлеге җәмгыять техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеге яхшы, - дип хәбәр итте Марат Габдрахманов.
Техникаларны тикшереп бетергәннән соң механизаторларның да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан белемнәре тикшерелеп, бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев