Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш»та техникалар язгы чәчүгә әзер

Баш инженер Радик Мардян: «Бездә бары тик тырышлар гына эшли»

Киләсе ел уңышын агроном гына түгел, инженер да кайгырта. Бүгенге көндә аның кул астында эшләүчеләр язгы чәчүгә әзерлек эшләрен тулысынча тәмамлап киләләр. Тырмаларны, күлти, чәчкечләрне ремонтлап бетергәннәр, хәзер инде трактор, машиналар төзекләндерү белән мәшгульләр.

«Яңа тормыш» җәмгыятенең машина-трактор паркында моннан берничә ел элек тә булырга туры килгән иде. Баш инженер Радик Мардян биредә эшләүче механизаторларның эшеннән бик канәгать булуын белдерде. «Бездә бары тик тырышлар гына эшли», диде ул һәм шул уңганнар белән таныштыра башлады. «Полесье»да эшләүче Газыймҗан Исмәгыйлев, «ГАЗ-3309» машинасында эшләүче Айдар Нигъмәтҗанов, «КамАЗ»да тырыш хезмәт куючы Радик Гарипов һәм Рәлиф Габделхаков әнә шундыйлардан. Биредә күпчелек механизатор икешәр техниканы иярли. Әйтик, Марат Газыймҗанов белән Илшат Баһаветдиновлар яз көне «Т-150» тракторы белән басу-кырларга аммиак кертәләр, ә аннан соң яшел азык әзерләү комбайннарында эшлиләр, Булат Мөдәрисов җәен «КЗС-812» «кыр корабы»нда эшли, башка вакытта «МТЗ-82» тракторы белән фермага азык кертә, Марат Нигъмәтуллин шулай ук комбайнчы, ул «Акрос»та эшли, ә аңарчы «МТЗ-1221» тракторы белән чәчү чәчә, кышын исә, токарь хезмәтен башкара.

«Яңа тормыш»та техникаларны яңарту елның-елында башкарылып тора. Әйтик, 2019 елда «ГАЗ-САЗ» машинасы, «Амкадор» погрузчигы, «Беларусь 82» тракторы алганнар, 2020 елда инде «Фиат» чәчү комплексы, «Беларусь 1221» тракторы, печән чапкыч һәм чәчкеч алганнар. Болардан тыш яшел азык әзерләүдә – 2 «Полесье», бер «ДОН-680» комбайннары, иген ура торган биш комбайннары, 36 тракторлары, 12 йөк машиналары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев