Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яӊа тормыш»та терлек азыгы хәзерләүдә һәркем тырыша

Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләүдә хәлиткеч вакыт җитте. Хуҗалыкларныныӊ күбесендә бу юнәлештә эш тиешенчә оештырылган. Әнә, «Яӊа тормыш»та терлек азыгы хәзерләүдә һәркем тырыша.

Илшат Нәҗипов, Илшат Баһаветдинов, Газимҗан Исмәгыйлов, Марат Галимҗановлар печәнгә һәм сенажга дигән яшел массаны урып, турап, төяп җибәреп торалар. Алар, үзләренеӊ техникаларыныӊ көйле эшләве терлекләргә хәзерләнә торган азыкныӊ сыйфатына турыдан-туры бәйле икәнен яхшы аӊлыйлар.

Нурислам Гарифуллин, Шамил Ахтәмов, Владимир Карабаевлар тракторлары белән печән массасын таратып, әйләндереп һәм җыеп пресслау өчен әзерләп бирәләр.

Печән пресслауда 3 уӊган механизатор – Айрат Гарипов, Фәрит Кадыйров һәм Рамил Мөбәраков кипкән печәнне вакытында кайтаруга әзерләү өчен җитез эшлиләр. Булат Мөдәррисов һәм Сергей Щербаков исә һәр килгән техникага печәнне санаулы минутларда төяп тә җибәрәләр.

Владимир Карабаев, Владислав Петров, Альберт Хәйруллин тракторлары белән печән, яшел массаны кайтаруда зур тырышлык куялар. Ә шулай да печән-сенаж ташуда төп көч булып, хуҗалыкныӊ «КамаЗ» машиналары санала. Радик Садыйков, Алмаз Сәләхетдинов, Марат Сибагатуллин, Илшат Габделхаков, Радик Гарипов, Ралиф Гәбделхаковлар бурычларны аӊлап, вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. Азрак йөк күтәрешле машина хуҗалары Айдар Нигмәтҗанов, Илдар Закиров, Александр Тарасов, Салихҗан Сабирҗанов алардан калыйшмыйлар.

Сенаж сыйфатлы булсын дисәӊ, ул нык итеп, һава йөрмәслек тапталырга тиеш. Ришат Әсхадуллин һәм Әбделхаков Гәбделфәрт авырлыгы 13 тоннадан артык һәм зур егәрле тракторлары белән бу эшне җиренә җиткереп башкарлар.

Ике машина белән Илфак Хисамов һәм Раушан Габделхаков механизаторларны тиешле вакытында тукландырып йөриләр. Безнеӊ поварлар шикелле уӊганнар башка җирдә юктыр, дип пешерүчеләрне механизаторлар мактап туя алмый. Ә инде техника туктап тормасын өчен Рәхип Гыйлманов үзенеӊ ягулык ташый торган машинасы белән һәрчак әзер тора.

Менә шулай бердәм булып эшләгәндә нәтиҗә дә югары булачак. Моны бу хужалыкта һәркем яхшы аӊлый.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы хәзерләү