Яңадан чәчелгән игеннәр өчен дәүләттән ярдәм кайчан булачак?
Язгы кыр эшләре тәмам, тик хәл итәсе мәсьәләләр кимеми. “Татар-информ” мәгълүмат үзәгендә узган конференциядә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов шулай дип белдерде.
Ә бит авыл хуҗалыгы өчен ел биниһая катлаулы килде. Аеруча терлек азыгын кәгазьдә – ел ярымлык запас белән, ә чынбарлыкта кыш айларына да җитәрлек итеп әзерли алмаган хуҗалыкларга кыен булды. Ачлы-туклы сыердан ничек итеп мул сөт көтәсе? Нәтиҗәдә көндәлек керем дә чамалы гына була шул инде. Ни генә дисәләр дә, сөт сатудан ай саен 7 миллиард сумнан артык керем – техника төзәтү, ягулык-майлау материаллары, югары җитештерүчән орлык, ашлама һәм башка төр кирәк-яракларны вакытында булдыру мөмкинлеге бирә. Башкача язгы кыр эшләренә ничек әзерләнәсең?
– Көзге культураларны кабат чәчү дә чыгымнарны шактый арттырды. Көн саен 270 тонналап сөт җитештерүче Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Арча, Саба, Мамадыш кебек район хуҗалыклары язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлады, – ди министр урынбасары. – Сөт күп җитештерүче хуҗалыклар матди кызыксындыру чараларын киңрәк кулланды.
Матди кызыксындыру дигәннән, Сарман районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә өч көн саен нәтиҗә ясауның уңай тәэсире зур булган. Беренче урын өчен – 3 мең, икенче урынга – 2, өченче нәтиҗәгә ирешкән механизаторга 1 мең сум күләмендә акчалата премия бирелгән. Арча, Апас, Алексеевск, Баулы, Биектау, Тукай һәм Ютазы районнарында да үзара ярыш, матди кызыксындыру чараларын актив кулланганнар.
Ел башында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән хуҗалыклар арасында кабул ителгән килешү нигезендә 2019 елда чәчеләсе мәйданнар 2 миллион 840 мең гектар булырга тиеш иде. Аның үтәлеше буенча хуҗалыкларга дәүләт ярдәме бирү каралган. Кызганыч, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Кама Тамагы һәм Питрәч районнарының кайбер хуҗалыклары язгы кыр эшләре буенча үзләренә алган йөкләмәләрне һаман да үтәп җиткермәгән әле.
– Нәтиҗәләргә килгәндә, хуҗалыкларда 1 миллион 775 мең гектарда язгы культуралар, 51 мең гектар мәйданда бөртеккә кукуруз, 128 мең гектар көнбагыш чәчелде, 5470 гектар бәрәңге һәм башка төр яшелчә утыртылды. Иң мөһиме, зур кыенлыкларга карамый, игенчеләребез язгы кыр эшләрен башка елларга караганда да оешканрак төстә башкарып чыкты, – ди Илдус Габдрахманов.
Бүген кырларда хәйран матур булып игеннәр өлгереп килә. Спас районында булганда, махсус карап йөрдем. Көзге арышлар инде башак тутырып килә! Язгы культураларга сокланмый мөмкин түгел. Табигать тә игенчегә теләктәш: кояш нурлары иртәдән кичкә чаклы иген кырларын кочагыннан чыгармый. Әмма сакланганны Ходай саклар, дигәнне дә онытырга ярамый. Әлегә игеннәрнең нибары 512 мең гектары – корткычларга каршы препаратлар белән, 343 мең гектары төрле авыруларга каршы химик матдәләр белән эшкәртелгән. Ә бит мондый һава шартларында корткычлар, кем әйтмешли, сәгате-минуты белән баш калкытырга сәләтле.
Белгечләр, игеннәрне гербицид белән эшкәрткәндә, аеруча сак булырга киңәш итә. Вакытын һәм күләмен чамаламыйча эшкәрткәндә, игеннең саламы күп, ә башагы әллә ни тук булмавы да бар, диләр.
– Корткычларга каршы көрәшне яфрактан тукландыру белән бергә алып баручы хуҗалыклар күбрәк ота. Бу эшне дә озакка сузарга ярамый, – ди министр урынбасары.
Конференция барышында игенчелек турындагы сораулар белән беррәттән, башка тармакларга кагылышлылары да бирелде. Журналистларны терлек азыгы әзерләү барышы аеруча кызыксындыра. Илдус Габдрахманов ассызыклаганча, бүгенгә эш темплары канәгатьләнерлек түгел. Әлегә 10 мең тонна сенаж һәм 1 мең тонна печән әзерләнгән. 490 мең гектарда күпьеллык үләнне чабып аласы бар. Бу эшне дә озакка сузарга ярамый. Печән составындагы туклыклы матдәләр көннән-көн күбрәк кими.
Тагын бер сорау: яңадан чәчелгән игеннәр өчен дәүләттән ярдәм кайчан булачак?
– Хуҗалыкларда 217 мең гектарда игеннәр яңадан чәчелде. Килгән зыянның күләме 1 миллиард 600 мең сумнан арта. Тиешле документларны әзерләп, Мәскәүгә җибәрдек. Нәтиҗәсен көтәбез, – диде министр урынбасары.
Автор: Камил Сәгъдәтшин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев