Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчүгә дә әзерләр

Тотрыксыз, коры җәйнең еш кабатлануы игенчене нык уйланырга мәҗбүр итә. Кышлары да әллә ниндигә китте бит. Уҗым культуралары кыштан я өшеп, я череп чыга башлагач, аларның мәйданын нык киметкәннәр иде. Ләкин хәзер нәкъ менә быелгы кебек коры җәйдә көзге арыш һәм бодай ышанычлы булып күренде. Берничә елны анализлагач, «Якты юл»да...

Тотрыксыз, коры җәйнең еш кабатлануы игенчене нык уйланырга мәҗбүр итә. Кышлары да әллә ниндигә китте бит. Уҗым культуралары кыштан я өшеп, я череп чыга башлагач, аларның мәйданын нык киметкәннәр иде. Ләкин хәзер нәкъ менә быелгы кебек коры җәйдә көзге арыш һәм бодай ышанычлы булып күренде. Берничә елны анализлагач, «Якты юл»да уҗым культураларына игътибарны арттыра төшәргә, аларның мәйданын да киңәйтергә уйлыйлар. Инде хәзердән үк җитәрлек кадәр чәчүлек орлыкны да хәзерләп куйганнар. Аларны агулап, биопрепаратлар белән эшкәртеп чәчәчәкләр. Ындырда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Уҗым культуралары чәчү өчен җире дә әзер инде. Узган ел 300 гектар чәчкән булсалар, быел 500 гектарны әзерләп куйганнар. Борчагы җыеп алган басуларны Рәфыйк Гамбәров шунда ук эшкәртеп тә барган. Хуҗалык җитәкчесе дә, белгечләр дә зур хөрмәт белән телгә алдылар үзен. Ул эшләгән участокка контроль кирәкми, һәр җирдә үз вазыйфасын тел-теш тидермәслек итеп, җиренә җиткереп башкара, диләр. Берүзенә өч трактор ышанып тапшырганнар аңа. Җир эшкәртү эшләре беткәч, бульдозерлы «Т-130» тракторына утыра. Тирес эттерәсе бармы, чүплек яннарын чистартасымы... бульдозер таләп ителгән күп төрле эшләрдә хезмәт куя. Кирәге чыкты исә, чүмечле «ДТ-75» тракторына утырып чыга. Бәрәңге күчерәсе бармы, төзелештә берәр нәрсә күтәрәсеме - тагын Рәфыйк килә. «Якты юл» хуҗалыгының шундый мактаулы механизаторы Рәфыйк Гамбәровны борчактан бушаган басуны уҗым культуралары чәчүгә әзерләгән көннәрендә фотога төшереп кайттым.

Автор фотолары һәм тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев