Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Якты юл» игенчеләренең тырышлыгы кырларыннан күренә

Районның иң төньягына урнашкан «Якты юл» хуҗалыгы игенчеләре дә быелгы уракта күпләргә үрнәк булырлык эш күрсәтәләр. Бөртеклеләрнең 80 проценттан артыгын җыеп алдылар. Һәр гектардан уңыш 32 центнердан артык тәшкил итә.

Бер үк вакытта терлек азыклары хәзерләүне дә уңышлы дәвам итәләр. Бер шартлы терлеккә 20 центнердан артык азык берәмлеге хәзерләгәннәр. Әле 10 көн элек 16 центнер гына иде.
300 гектардан артык арыш чәчтеләр, районда беренчеләрдән булып көзге бодай чәчәргә чыктылар. 700 гектарга якын җирне тирәнәйтеп туңга сөрделәр.
Рифат Бариев, Рөстәм Закиров, Илшат Шиһабетдинов, Илһам Корбанов кебек комбайнчылар, Илнар Мәгъсүмов, Нуретдин Гайсин, Илдар Вафин, Әлтәф Нәҗипов, Илнур Мәгъсүмов, Рәфыйк Гәмбәров кебек тракторчыларның гомуми коллектив мәнфәгатьләрен аңлап, күңел биреп эшләүләре нәтиҗәсе болар. Һәм бу исемлеккә тагын терлек азыклары хәзерләү машиналарын эшләтүче Расил Нәҗипов, Раил Зиннәтуллин, Ришат Шәрәфетдинов, Илдар Әшрафҗанов, Фәрит Гарифуллин, Илдар Һадиев, Васыйл Нәҗипов, транспорт хезмәте күрсәтүче шоферларны, тракторчыларны дәвам итәргә мөмкин. Алар барысы да тырыша. Ашлыгы да, терлек азыгы да мул булсын, терлекләр тук кышласын, ди.Күмәк хуҗалыкларга терлекчелек продуктлары сатудан кергән акчада үзләренең дә зур өлешләре барын белеп, дәртләнеп эшлиләр.
Әнә «Труд» хуҗалыгы механизаторлары урып-җыю барышына бернинди дә хилафлык китермичә, күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабып-киптереп-җыйнап, басу тутырып яхшы сыйфатлы тәмле печән рулоннары «чәчеп» чыккан. «Сосна» хуҗалыгы механизаторлары олы юл буендагы басу кишәрлекләрен юл читенә кадәр килеп сукалап, туфрагыннан көл ясап куйган. Матурлыкны да күреп, пөхтә эшләргә тырыша игенчеләребез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250