Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярдәм безнекеләргә дә булачак-2

“Кече һәм урта эшмәкәрлекне һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларын яклау” буенча проект булдырылды

РФ Икътисадны үстерү министрлыгы тарафыннан “Кече һәм урта эшмәкәрлекне һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларын яклау” буенча 2024 елга кадәр махсус милли проект булдырылды.

Ул үз эченә биш федераль проектны  ала. Алар арасында фермерлар, авыл кооперациясен үстерү юнәлешенә караганнары да бар.Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да нәкъ менә шушы юнәлешләргә ярдәм күрсәтү максатыннан булдырылган “Агростартап” проекты буенча грантлар бирүдә ярдәм оештырылган. Үткән ел бу төр грантларны – ике миллионнан алып дүрт миллион сумга кадәр акчаларны – 103 кеше алган. Быел инде беренче конкурс җиңүчеләре ачыкланган. Алар арасында дүрт райондашыбыз да бар. Яңгул авылында яшәүче Зөлфия Галиуллинага бу төр ярдәм җиләк үстерү, Балтач егете Риан Закировка исә 80 баш атлар үстерү өчен тәгаенләнгән, дип хәбәр иткән идек инде.

Бүген сезне грант отучыларның калган икесе белән таныштырабыз. Соснадан Инсаф Ибраһимов та үзен җиләк үстерүдә сынап карарга булган. “2,6 гектар мәйданда җиләкләрне заманча метод белән үстерергә җыенабыз, – ди Инсаф. – Әлегә тәҗрибәм зур дип әйтә алмыйм, әмма бу хакта күп мәгълүмат тупладык, укыдык, өйрәндек. Гаиләм, туганнарым ярдәмендә барысы да уңышлы барып чыгар дип өметләнәм. Конкурста катнашуда да, җир алуда да, гомумән, бернинди каршылык булмады, киресенчә, барысын аңлаттылар, булыштылар.

Казан егете Мулланур Хөснетдинов та тәвәккәллеге белән сокландыра. Карадуган авылында торак сатып алып, аны ремонтлап, 25 баш сыер асрарга җыена ул. “Инде бөтен хәзерлек чаралары күрелде, озакламый терлекләр алып кайтачакбыз”, – ди Мулланур.

Хәерле эшләр булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев