Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярминкәләр үтте... монысы күңелдә калганы

Шимбә, ял дип торасы түгел...

Без, бистәбезнең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы

Коллективы, бер дә тик торырга яратмыйбыз. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”

дигән халкыбыз, дөресе дә шул. Тырышып эшләп тапкан мал гына

тәмле була шул. Шуңа да, без, күмәк җыелып,  кулдан аш токмачы

бастык, авызда эреп китәрлек төрле пироглар, кош теле, чәк-чәк

пешереп, үзебезнең бакчабыздан җыйган яшелчәләрне, кышка

әзерләгән тәмле салатларны алдык та, шимбә, ял дип тормадык, район үзәгендәге көзге  ярминкәгә юл тоттык.

Яңгыр ява дип тормады, шаулады ул көнне ярминкә. Күңелең ни

тели шул бар иде ярминкәдә: ит, печән, төрле- төрле яшелчәләр,

җиләк-җимешләр, бал дисеңме. Аллага шөкер, бай иде сатулар.

Мәдәният йортыбызның да хезмәткәрләре, сатудагы барлык

халыкны төрле милләт җырларына җырлаттылар, гармунга

биеттеләр, көлештек, сөйләштек, бик күңелле булды бу  “Көзге

уңыш” ярминкәбез.

Сату итеп бетереп, күңелләрне күтәреп кайтып киттек ул көнне.

Хәерең, мул табынлы, шатлыклы, тыныч көннәрең белән кил

алтын көзебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә