Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яшь кадрлар – авылның киләчәге

Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә. Әлеге гыйбарә белән "Кызыл юл"лылар тулысынча килешеп эшли.

- Яшь белгечләребезгә йорт җиткезгән идек, шуңа газ ялгап йөрибез, - дип очрашуыбызның беренче минутларыннан ук эшләре белән таныштыруга кереште "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. Биредә соңгы елларда гына да биш яшь белгеч эшкә урнашкан. Марат Сәгызетдинов Чутайда гараж мөдире булып дүртенче елын эшли. Шул ук вакыт аралыгында Рашит Закиров та агроном ярдәмчесе хезмәтен башкара. Салават Хәйруллин Комзаводта 500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән фермада мөдир булып эшли. Ә менә Наҗия һәм Рамил Әхмәтшиннар мал табиблары. Нәкъ менә әлеге парга биредә өй салып биргәннәр. Наҗия белән Рамил бергә белем алып, хезмәт юлын гына түгел, ә гаилә тормышын да бер үк җирлектә башлап җибәргәннәр. "Кызыл юл" хуҗалыгында Рамил баш мал табибы булса, Наҗия аның ярдәмчесе. Эшләр һәм яшәр өчен шушындый мөмкинлекләр тудырган хуҗалык җитәкчесенә чиксез рәхмәтле алар. Киләчәктә әлеге рәхмәтләре эшләрендә дә чагылыш табар дип ышанып калабыз.
Яңгулдан килеп эшләп йөрүче Рашит Закировны (рәсемдә) бик өметле кадр диләр.

Рашит үзе дә эш урынын бик яратуын яшерми. - Укып бетереп, армия сафларына барып кайткач, бирегә эшкә килдем, шул көннән баш агроном Рәис Сафиуллин белән аңлашып, матур итеп эшлибез. Укыган вакытта алган белем һәм практика әлеге хезмәтемдә бик ярдәм итә. Яшьләргә биредә барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Авыл җирлегенә кайтып эшләүнең дә үз өстенлекләре бар, - ди Рашит.

Чыннан да, бүгенге көндә районыбызда торган кискен проблема - ул яшьләрнең калага китүе, авыл тормышында калмавы. Ә бит "Кызыл юл" хуҗалыгы авыл җирлегенә кайтып эшләүнең читтә олтан булганчы, туган җирдә солтан булуын дәлилли генә. Юкса, биредәге яшьләрнең күбесе әлеге җирлекнеке булмаса да.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250