Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яшьлеге белән кыю, эше белән үрнәк

Яшьләр авылда калу яклы түгел хәзер, сәбәбен эшсезлек белән бәйлиләр. Авыл хуҗалыгындагы хезмәтне кара эшкә санап, чистасын эзлиләр. Ләкин әңгәмәдәшем Раил Сәгъдиевны андыйлар рәтенә кертеп булмый.

Карадуган авылы егете кечкенәдән кул арасына кереп үсә, әтисенә төп ярдәмче, әнисенә терәк ул. Укытучылар гаиләсендә үскән егет үз юлын ни өчен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән? Бүгенге көндә «Игенче» хуҗалыгында баш инженер булып эшләүче Раилдән әлеге серне ачуын сорадым.

- Раил, әти дә, әни дә укытучы булганда балалары да алар юлыннан китәр диләр, тик син җиргә, туфракка бәйле һөнәр сайлагансың. Моңа нәрсә этәргеч бирде соң?
- Мин кечкенәдән колхоз тирәсендә йөрдем, җәйге каникулларда да өйдә тормый идем. Башлангычы шуннан булгандыр аның, шул вакыттан ук күңелгә сеңеп калгандыр. Һөнәр сайлау моментына килеп җиткәч, икеләнеп тордым дип әйтә алмыйм, күңелем кушканча эшләдем. Бүгенге көндә әлеге адымымның нәтиҗәләрен күреп, сөенеп яшим һәм эшлим. Ә укытучы һөнәренә килгәндә, аның бөтен нечкәлекләрен кечкенәдән күреп үстем. Мин ул һөнәрне хөрмәт итәм, ләкин ул мин башкара алырдай эш түгел.

- «Игенче» хуҗалыгында баш инженер буларак ничек эшли башладың? Тәҗрибәсез килеш эшләп китү читен булмадымы?
- "Игенче"дә хезмәт юлымны агроном буларак башлап җибәрдем. 2011 елда Казан Аграр университетының агрономика факультетын тәмамлап кайтканнан соң, шул юнәлештә эшли башладым. Озак та тормадым, Ватан алдындагы хезмәтемне үтәргә - Тадҗикистанга киттем. Армия сафларыннан кайткач, янәдән агроном булып эшләдем, ә соңгы ике елда баш инженер буларак хезмәт куям. Һәр эшнең дә үз авырлыклары була, андый чакта сабыр итә белергә һәм туйдым дип кул селтәмәскә генә кирәк.

- Раил, механизаторлар яшь булуыңнан файдаланмыйлармы? Таләпчәнлегең бармы?
- Механизаторлар арасында яшьтәшләрем дә бар, шушы җирлектә туып-үскәч, барысы да диярлек аралашып йөргән кешеләр. Кешегә тавыш күтәреп кенә эш алып барып булмый, һәрберсенә үз юлын табып эшләргә тырышам. Күпчелек вакытта хуҗалыгыбыздагы башка белгечләрдән һәм районыбыздагы коллегаларымнан да киңәшләр сорыйм, алардан чыгып та яңа эш алымнарына өйрәнәм.

- Раил, син тик утыра торганнардан түгел: я эштә, я спортта син, я сәхнәдә ... Без белмәгән тагын нинди серле якларың бар?
- Әйе, чыннан да мин бик актив кеше. Волейбол, футбол, хоккей уйнарга яратам, көрәш ярышларында катнашам, чакырсалар спектакльләрдә уйнаудан да баш тартмыйм. Гомумән, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем белән янәшә атлап яшәргә тырышам. Шулай ук биергә дә яратам әле мин.

- Баштарак сине ат чабышларында да күрә идек, хәзер ничек?
- Карадуганда мебель фабрикасы эшләгән елларда анда ат абзары бар иде. Без - малайлар шунда йөри идек: атларга ашарга биреп, аларны тәрбияләргә яраттык. Шуннан ат чабышларына әзерләнеп, Сабантуйларда катнаша башладым. Ул мизгелләрне мөгаен бер нәрсә белән дә чагыштырып булмыйдыр. Ә хәзер инде ат чабышларында йөрергә вакыт юк. Иртәнге 6да эш көнем башланып, кичен планлаштырган эшләр беткәч кенә, өйгә кайтып керәм.

Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова
P.S. Авыл хуҗалыгы белгечлегенә укучы студентлар өчен мөмкинлекләр зур. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, хуҗалык һәм югары белем бирү йорты арасында өч яклы килешү төзелеп, студентка хуҗалыктан - 5, министрлыктан - 5 мең сум, гомуми алганда 10 мең сум стипендия түләнү каралган. Әгәр 11 сыйныф укучылары әлегә кадәр кая барырга дигән сайлау алдында торсалар, бу исә алар өчен менә дигән мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250