«Яшьләр эштән курыкмасыннар!»
Авыл хуҗалыгында эшләр әзрәк тына башлады. Дөрес, әле кукурузны җыйнап алып, җирләрне эшкәртеп, көзге чәчүләрне башкарып чыгасы бар, тик шулай да инде кызу һәм коры җәйгә нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Бу юлы «Хезмәт десанты» белән «Игенче» хуҗалыгының Арбаш фермасында булып, тупланган азык һәм бүгенге көндә савылган сөт күләмнәрен белешеп, ничек «Атказанган сыер савучы» булырга дигән сорауга җаваплар эзләдек.
Көзгә керүгә җәй көне тупланган азыкларның малларны кышлатырга җитәрлекме икәненә нәтиҗә ясый башлыйлар. «Игенче» хуҗалыгында бу яктан эшләр, шөкер, яхшы.
– Кышлату чорын тәмамлаганда безнең узган елгыдан калган 10 мең тоннага якын кукуруз силосы, 7 мең тонна сенаж, 400 тоннадан артык печән запасларыбыз бар иде, бүгенге көндә әле без шуларны ашатабыз. Агымдагы елда да үзебезгә җитәрлеген туплый алдык. 4500 тонна – борчак, 3500 тонна люцерна сенажы, 6500 тоннадан артык силос салдык. Силос салу эше бүгенге көндә дә дәвам итә, гомуми 8000 мең тонна булыр дип планлаштырабыз. Аксымлы азыкларны исә Мари Иленнән сатып алабыз. Алар махсус 2-6 айлык бозаулар өчен дә, Кенәбаш фермасында роботта савыла торган сыерлар өчен дә комплекслы балансланган комбикорма эшләп бирәләр. Шуннан инде жмых алып кайтып, аны рационга кертеп җибәрдек. Шулай ук читтән кукуруз сатып алдык, аны да савым сыерларының көндәлек рационына керттек һәм шулар ярдәмендә сөт күләмен арттыра алдык. Ел башыннан без узган ел белән чагыштырганда кимрәк сөт саусак, бүгенге көндә инде плюс белән барабыз. Рационны тиешле күләмдә баетып кына сөтне күп савып алып булганлыгын һәркем яхшы аңлый, шул ук вакытта югары бәядән сатар өчен майлылык һәм аксым күләмнәре дә тиешле нормада булу сорала. Арбаш фермасыннан без дәүләткә сөтне 4 % майлылык, 3,25 % аксым белән тапшырабыз, бер килограмм сөткә 31 сум 16 тиен түләнә. Кенәбаш фермасына килгәндә, биредә сөтнең майлылыгы 3,7 %ны, аксымы 3,20 %ны тәшкил итә, – диде утыз елдан артык хуҗалыкның баш зоотехнигы булып эшләүче Айрат Миңнебаев.
Ферма эшчәнлеге белән танышуны аның мөдире Фәнис Нуриевтан башладык. Ул биредә 2017 елдан җитәкчелек итә. Әлеге ферма районыбызда гына түгел, республикада да танылу алды. Моннан берничә ел элек җырчы Салават Миңнеханов биредә клип төшереп, тырыш коллективны зәңгәр экраннар аша да танытты.
– Коллективыбыз бердәм, тырыш безнең, арада горурланырлык шәхесләребез – «Атказанган сыер савучы»ларыбыз да бар, – дип сүзен башлады Фәнис Нуриев.
– Савым сыерлары фермалары биредә бишәү. Аларда барлыгы 440 баш сыер асрала. Көнлек савым якынча 7600 килограммны тәшкил итә, ә бер сыердан уртача 21-22 килограмм сөт савып алабыз. Коллективыбызда яшьләр күп түгел, сыер савучыларның барысы диярлек озак еллардан бирле тырышып хезмәт куеп, төрле чараларда катнашып, макталган кешеләр. Араларында «Атказанган сыер савучы» исемен алучылар да бар, алар – Розалия Мортазина, Алсу Гыйльмуллина, Раушания Хәсәнова. Шулай ук Раушания Кадыймова, Рәхилә Шакирҗанова, Гөлнур Мөхәммәтова, Гөлшат Сәләхова, Таня Бикинина, Әлфинур Сәмигуллина, Резеда Камалетдинова, Гөлназ Гыйльмуллина, Фәйрүзә Шакирҗанова, Гүзәлия Сәләхова, Гөлнара Галиуллина, Гөлназ Иванова, Лилия Ибраһимова, Фәрдия Нуриева, Гөлчәчәк Зиннәтуллина, Рәхилә Хөсәенова, Рузил Галимов, Энҗе Ибраһимова, Ирина Әхмәтхановаларның да хезмәтләре мактауга лаек. Сыер савучылар белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләр – ул операторлар Рәсим Хөсәенов белән Динар Каюмов.
Бозауларга килгәндә бозау алу буенча еллык план үтәлеп бара һәм монда ясалма орлыкландыру технологы Раушан Габбасовның тырыш хезмәт нәтиҗәсен ассызыклап китәргә кирәк, – диде ферма мөдире.
Бозаулату бүлегендә апалы сеңелле Мәдхия һәм Раилә Галимуллиналар белән бергә газета укучыларыбызга алдынгы комбайнчы буларак яхшы таныш Рамил Билалов хезмәт куя, бүгенге көндә алар карамагында 120 баш буаз тана, 100 башка якын сыер һәм 140 баш бозау бар. Көнлек артымнары 840 граммны тәшкил итә.
2-6 айлык бозауларны тәрбияләүчеләр – Ләйсән Әхмәтшина белән Нурисә Хөснетдинова. Аларның уртача көнлек артымнары 900 грамм, ә кайбер айларда хәтта 1 килограммнан да артык булган. Таналар карауда Раушания Мәннапова тырышып хезмәт куя. Биредә ял иттерүче дә бар, ул – Кадрия Нигъмәтҗанова. Малларга кертелә торган азыкны төяү – Рәҗәп Нигъмәтуллинга, кертү Рафис Хәкимовка йөкләнгән. Тирес чыгару эшен Фаил Рамазанов, Марат Кадыймов, Азат Әхмәтҗанов башкара. Төнлә малларга күз-колак булучылар – Газинур Галимов һәм Фаяз Шәрифуллин.
– Атказанган исеме алу өчен нинди булырга кирәк? – дип кызыксынам Алсу ханымнан. – Белмим инде, дип елмайды ул. Мин мәктәпне бетергәннән соң мәҗбүри фермада эшкә калдырылган кеше (1989 ел турында сүз бара, ә ул чакта укырга җибәрмичә сыер саварга калдыру гадәти хәл булган – З.Ф.). Эшли эшли үз хезмәтемне ярата башладым. Төрледән-төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашырга туры килде. Ничә мәртәбәләр район һәм Карадуган Сабантуйларында әләм күтәрдек. Ул чакта эш никадәр генә авыр булса да барына да өлгердек, тырыштык. Шул тырышлыкның олуг нәтиҗәседер инде ул исемнәр, бүләкләр алу, – ди Алсу Гыйльмуллина. Арбаш авылы кызы насыйп ярын да туган авылыннан сайлап, биредә төпләнеп калалар. Озак еллар әти-әни белән төп йортта яши яшьләр, соңгы юлга да өлкәннәрне кадерләп озаталар. Фәргать абый белән тигез, матур тормышта өч балалары туа, бүгенге көндә уллары Фәнзил белән Фирзәргә йорт җиткезгәннәр, төпчек кызлары Айзилә мәктәптә белем ала. Алдынгы сыер савучының эштән курыкмавын абзар тутырып асраган маллары да дәлилли. Теләк кенә булсын, барына да вакыт табып була, малларны тагын да арттырырга әле исәп, – дип елмая Алсу апа.
Лаеклы исемгә ия булган Раушания апа Хәсәнова белән эш арасында гына аралашып алырга туры килде. Ул 1987 елдан бирле сыер савучы булып эшли. Атказанган исемен 2020 елда бирәләр аңа. 1995 елдан алып сыер савучылар конкурсларында катнаша башлый. Шул елларга кайтып карасак та, әле моннан дистә ел элек тә газетабызда чыккан мактаулылар исемлегеннән исемнәре төшмәгән ханымнар белән аралашу бик рәхәт булды. Утыз елдан артык хезмәт куюлары эчендә алар төрле чакны күргән. Эшнең авырын да, җиңелен дә кул белән башкарганнар, бозауларның да сыерлар артында читлектә торган чагы, аларны тәрбияләү өчен дә күп көч сарыф ителгән еллар ул. Хәзер инде эшне җырлап кына эшли торган дип уртак фикер җиткерделәр Раушания һәм Алсу апалар. Яшьләр дә фермага килүдән курыкмасыннар, биредә бар да җайлы хәзер, дип ышандыра тәҗрибәле сыер савучылар.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев