Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яз ашыктыра, басулар көтә

Районыбызда барлык хуҗалыклар язгы кыр эшләренә ныклап керештеләр.

22 апрель көненә көзге культураларның 9405 гектарының 7650 гектарында инде тукландыру уздырылды. «Якты юл», «Кама», «Труд», «Активист», «Алга», «Арбор» «Уңыш», Тукай исемендәге ху-җалыкларына якын көн-нәрдә бу эшне тәмамлау бурычы куела. Районда күпьеллык үләннәр 18 919 гектар мәйданны били, хәзергә аның 7510 гектары тукландырылган, бу барлык мәй-данның 42 проценты ди-гән сүз.

Күмәк хуҗалыкларда көзге культуралар 9405 гектар мәйданда чәчел-гән иде, аларның 2655 гектарында тырмалау уздырылган, 7756 гектар мәйданда уҗымнар тырмаланган, 38331 гектар зяб җирләренең  6173 гектарында тырмалау үткәрелгән. Чә-чү җирләрендә дым саклауның төп агротехник чарасы икәнен һәм көннәрнең үтә дә җилле торуын истә алып, барлык чәчү мәйданнарын тырмалауга төп игътибар бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукландыру