Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яз җитә … авыл кешесенә хезмәт кыры ачыла (+фоторепортаж)

Язгы көн ел туйдыра Март аеның җылы кояш нурлары үзенекен итә: кар-боз күз алдында эреп юкка чыга, җир чистарып авыл кешесенә хезмәт кыры ачыла. Язгы кыр эшләрен иң уңайлы вакытта башкарып, аларны мөмкин кадәр кыскарак тоту да сорала хезмәт кешесеннән. Язгы көннең ел туйдыруы да ашыктыра.

Эшне тиз тоту өчен, беренче чиратта, машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек булуы зарур. "Борнак" җәмгыяте механизаторлары үзләренең техникаларын әзерләү белән көздән шөгыльләнә башлаган.
Кыр эшләренә әзерлек инде күптән башланса да, көне якынлашкан саен киеренкелек арта гына бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары урынлы. Һава шартлары ничек килер, технология таләп иткән вакытка сыешып булырмы, чәчү техникасы көйсезләнеп эштә тоткарлык тудырмасмы һ.б. шундый сораулар борчый аларны. Шулай да сөендерә торган факторлар да аз түгел.

Үз көчләренә таянып
2016 елда фәкать үз көчләре белән генә ике трактор - «МТЗ-80» һәм «МТЗ-1221» ала алганнар. Тагылмалы корылмалардан җир эшкәртү агрегаты - культиватор «Полярис КШУ-8,5» алынган булса, ике трактор һәм ике «КамАЗ»ның кабиналары яңартылган. Быел исә, яңа чәчкеч алганнар һәм алар һичшиксез язгы чәчү эшләрендә төп көч булып торачаклар. Киләчәктә «ДТ-75» белән күпьеллык үләннәрне ектыру комбайны алырга планлаштыралар. Заманча техника белән эшләгәндә уңышның бермә-бер артык буласына ышана алар, чөнки бу алдагы еллардан тупланган тәҗрибә нәтиҗәсе. Карның баштагы кебек артык күп булмавы, язның иртә килеп, кыр эшләренең дә иртә башлануы һәм шуңа да дым бар вакытта эшләрне тиешенчә эшләп калып булуы төп максат «Борнак»лылар өчен.

365 көн эшләүчеләр
Биредә шуңа игътибар иттем, белгечләр яшь, ә менә механизаторлар инде олырак. - Аларны өйрәтәсе юк, бары уртак тел табып, алар әйткәнне ишетә генә белергә кирәк, - ди баш инженер Рөстәм Сабиров. Үзе дә тимер-томыр арасында үскән егет булачак һөнәрен дә шул юнәлештә сайлап, туган җиренә хезмәт итәргә кайткан. Һәрбер механизатор турында аерым сөйләп, хезмәтләрен югары бәяләп үтте Рөстәм. Күбесе бер генә түгел, икешәр техникада эшләп мактаулылар рәтендә йөри. Николай Асаков, Илдар Шакиров, Николай Якимов, Илнур Хәбибуллин, Рәфыйк Габделхаков, Айрат Ешембетовларны җәмгыятьнең төп терәге дип атый ул. - Әлеге механизаторларга нинди эш кушсаң да, син көткәннән дә әйбәтрәк итеп башкарып чыгалар. Ә менә язгы чәчүдән алып кар яуганчыга кадәр басуда үзләренең тырыш хезмәтләрен куючылар - Анатолий Филиппов, Иван Зайцев, Алексей Шишкиннар. Елның 365 көнен эшләп, бар күңелләрен эшкә юнәлткән механизаторларыбыз - Илгиз Закиров, Ринат Нурмөхәммәтов, Николай Рогожин, Николай Константинов, Ленар Муллагалиев, Игорь Игнатьев, Михаил Кокоров, шоферлардан - Раузит Габдрахманов, Владимир Максимов, Владимир Шапринов, Герман һәм Анатолий Конеев, Андрей Игнатьевлар. Әйе, хезмәтләренең кадерен күрә белгәнгә эшкә хөрмәт тә югары биредә. Синеке, минеке дип бүлмиләр, кем кайда ничек ярдәм итә, нинди эш башкара ала бар да уртак. Чөнки нәтиҗәсе дә уртак булуын һәм хуҗалык булгач, бердәм булырга кирәклекне дә аңлап эш итәләр биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250