Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яз җитә, чәчү җитә, ашламаӊ бармы?

Күмәк хуҗалыкларда ашлама туплау мәсьәләсен район башлыгы Рамил Нотфуллин инде кыш буе иӊ әһәмиятле мәсьәлә буларак, җыелышларда күп тапкырлар күтәрде. Әмма моӊа карап урыннарда тиз генә кичектергесез чаралар күрелмәде, мәсьәлә хәл ителү үз агымына куелды.

Бары тик мәсьәләнеӊ җитәкчеләр алдына барлык кискенлеге белән куелу ашлама туплауда уӊай үзгәрешләргә китерде. 29 март көнгә хужалыкларда 4410 тонна аммиак суы тупланды, 2155 тонна аммиак селитрасы, 4973 тонна катлаулы ашлама кайтартылган. Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш» һәм «Сосна» хужалыклары 770-600 тонна аммиак суы кайтарсалар, 10 хуҗалык бу мәсьәләдә берни дә башкармады. Шулай ук 11 хуҗалыкта аммиак селитрасы 100 тоннадан ким кайтарылган. Ашлама туплау белән бергә хуҗалык җитәкчеләренә кар сулары тоту буенча тиешле эш башкарырга кушылган иде. Бүгенге көндә район буенча бу агротехник чара 1677 гектар җирдә башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250